+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 сентябрь 2020, 18:00

Радий Хәбиров "Транснефть"нең яңа җайланмалары белән танышты

"Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсендә "Транснефть" компаниясе үз предприятиеләрендә җитештерелә торган берничә өр-яңа җиһаз белән таныштырды.

"Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсендә "Транснефть" компаниясе үз предприятиеләрендә җитештерелә торган берничә өр-яңа җиһаз белән таныштырды.

Предприятие стендында беренче булып республика Башлыгы Радий Хәбиров булды. «Транснефть-Урал» җәмгыятенең баш инженеры Данир Әхмәров төбәк җитәкчесенә «Транснефть» үз предприятиеләрендә чыгара торган югары технологияле җиһазларның тәкъдим ителгән яңалыклары турында сөйләде, шулай ук республикада компания эшчәнлегенең юнәлешләренә кыскача тукталды.

Стендта тәкъдим ителгән үрнәкләр арасында - импортны алыштыру өлкәсендә күп еллар дәвамында компания алып бара торган эзлекле эш нәтиҗәләре, шулай ук «Транснефть» белгечләре үткәрә торган әһәмиятле тикшеренү һәм конструкторлык эшләре нәтиҗәләре.

- Бүген төп фондларны яңартуга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, соңгы 3 елда без Башкортстанда гына да җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә 27 миллиард сумнан артык акча юнәлттек, – дип билгеләп үтте «Транснефть-Урал»ның баш инженеры Данир Әхмәров.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас