Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында парк Башкортстанның Русия составына ирекле керүенә 450 ел тулу уңаеннан 2000 еллар башында оештырылган.
Башта ул әлеге мәйданнан ике тапкыр зуррак булган. Финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, 2017 елда парк ике тапкыр киметелгән.
Быел аны төзекләндерү эшләре башланган, аның барышы белән бүген Башкортстан Башлыгы эшлекле сәфәре кысаларында танышты.
Биредә коймалар алыштырылган, яңа яктырткычлар куелган, яшелләндерү эшләре башкарылган. Паркта шулай ук спорт, балалар өчен уен мәйданчыклары, тренажерлар урнаштырылачак. Каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар, биобәдрәфләр куелачак, стоянка җиһазландырылачак. Паркны реконструкцияләү бәясе - 8,5 миллион сум.
Район башлыгы Зөһрә Гордиенко сүзләренә караганда, парк яңа төзелгән бистәнең үзәгендә диярлек урнашкан һәм халыкның популяр ял итү урыны булачак.
Фото: Башинформ агентлыгы.