+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 сентябрь 2020, 12:38

Хәйбулла башкаладан ким түгел

Республика Башлыгы Радий Хәбиров"Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты. Ул быел беренче тапкыр "Яшел Русия" экология өмәсе кысаларында үткәрелә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров
"Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты. Ул быел беренче тапкыр "Яшел Русия" экология өмәсе кысаларында үткәрелә.

Хәйбулла районының 90 еллыгы уңаеннан республика Башлыгы, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар җитәкчеләре «Башкортостан» аллеясенә 112 зур нарат һәм миләш утырттылар. Һәр үсенте билгеле бер территорияне, яки башкарма хакимият органнарын символлаштыра.

«Яшел Башкортсан» акциясе республикада дүртенче тапкыр уза. 2019 елда язын республиканың шәһәр һәм районнарында 1,5 миллион агач һәм куак утыртылган, көзен – тагын 69 мең булачак. 2020 елның язында, катлаулы санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, 77 меңгә якын үсенте утыртуга ирешкәннәр.

Сентябрь аенда акция ике этапта уза – бүген һәм 26 сентябрьдә. Анда 100 меңнән дә ким булмаган кеше катнашыр дип көтелә. 25 мең үсенте утырту планлаштырыла. Башкортстан Башлыгы кушуы буенча «Башкортстан ихаталары» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларында да агачлар утыртылачак.

Фото: "Башинформ"



Читайте нас