Бүген "БСТ" каналында туры эфирда "Башкортстанда чүп реформасы үзенчәлекләре" дигән темага багышланган туры эфир узачак.
Туры эфир 19:00 сәгатьтә башланачак.
"Чүп-чарны аерым-аерым ничек җыярга?", "Башкортстан нинди зоналарга бүленгән?", "Үз операторыңны ничек сайларга һәм ни өчен бездә алар дүртәү?", "Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен җыелган акча кая китә?", "Чүп-чар өчен түләүгә ниләр керә?", "Чүп чыгару графигын кем контрольдә тота?", "Төзелеш материалларын кая куярга?". Бу һәм башка күп сорауларга экспертлар туры эфирда җавап бирәчәк.
Сез, шулай ук, уз сорауларыгызны бирә аласыз. Моның өчен сезгә "БСТ" каналының "Вконтакте" социаль челтәрдәге төркеменә керергә һәм үз соравыгызны язып калдырырга кирәк.
Фото: Башинформ