+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 сентябрь 2020, 16:20

Салым түләү үзгәрәчәк

Эшкуарларга яңача салым түләү системасына күчәргә туры киләчәк.

Эшкуарларга яңача салым түләү системасына күчәргә туры киләчәк. 23 сентябрьдә Башкортстанда инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча проект офисының видеоконференцэлемтә форматында утырышы узды. Ул республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә узды. Чарада республика башкарма хакимият органнары, региональ үсеш институтлары, финанс-кредит оешмалары, лизинг компанияләре һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты. Фикер алышуга Башкортстанның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары бизнес-шерифлары кушылды. Эшкуарлар эшләре буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин эшкуарлар өчен салым режимының үзгәрүе һәм шул ук вакытта барлыкка килә торган кыенлыклар турында сөйләде. Әйтик, 2021 елның 1 гыйнварыннан БНД махсус салым режимы кулланылмаячак. Яңа елга кадәр әлеге салым салу системасын кулланучы барлык эшкуарларга башка салым режимын сайларга кирәк. - Хәзерге вакытта БНДны тулысынча алмаштыру юк. Салым салуның патент системасы да, гадиләштерелгән система да кече предприятиеләр һәм эшкуарла кулланган отышлы һәм сыгылмалы шартларны тәкъдим итә алмыйлар, - дип билгеләде Флүр Әсәдуллин. - Эшкуарларга иң туры килә торган режимны сайларга, аларга ярдәм итәргә кирәклеге, төрледән-төрле чыганаклардан файдаланып, механизмны аңлатырга кирәк. Канәгатьсезлекне генә түгел, предприятиеләрнең киңкүләм ябылуына китерергә мөмкин булган ситуациядән качарга кирәк, - диде ул. БНД салым түләүчеләре салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин: салым салуның гомум системасы; салым салуның гадиләштерелгән системасы; салым салуның патент системасы. Александр Сидякин кече һәм урта эшкуарлык субъектларына салым салуның башка режимнарына "җөйсез" күчү өчен эшче төркем булдырырга кушты. Аңа Проект офисы әгъзалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, эшлекле берләшмәләр, Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре керәчәк. Фото:bankir.ru
Читайте нас