29 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белорусия һәм Русия төбәкләренең VII форумының пленар утырышында катнашты, аны Мәскәү белән Минск арасында видео форматында Русия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко уздырды. Форумның темасы - "Белорусия һәм Русия халыкларының социаль-икътисади һәм рухи элемтәләрен үстерү нигезе буларак Бөек Җиңүнең тарихи мирасы".
Русия Президенты Владимир Путин һәм Белорусия Президенты Александр Лукашенко әһәмиятле чарада катнашучыларга үзләренең видео мөрәҗәгатен юлладылар.
– Русия һәм Белорусия җитәкчелеге, чыннан да, тугандаш, күршеләрчә, чын‑чынлап берлек мөнәсәбәтләре, тигез хокуклылык һәм бер-береңнең мәнфәгатьләрен исәпкә алу принципларында төзелгән мөнәсәбәтләр иң мөһим компонентларының берсе булган төбәкара элемтәләрне үстерүгә өстәмә импульс бирү яклы, - диде Владимир Путин.
Александр Лукашенко ассызыклаганча, Белорусия һәм Русия төбәкләре форумы форматы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Аны үткәрү чорында 300дән артык килешүгә кул куелды, 2 миллиард долларлык контрактлар төзелде.
Радий Хәбиров үз чыгышында Башкортстан һәм Белорусиянең сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышлары, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында тугандаш халыкларның батырлыгы үрнәгендә патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү турында сөйләде.
- Бүген Белорусия Башкортстанның әйдәп баручы өч сәүдә партнеры исәбенә керә. Без сәнәгать кооперациясе, агросәнәгать комплексы, машина төзелеше өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәбез, бергәләп авыл хуҗалыгы техникасы җитештерәбез. Һәм, әлбәттә, киләчәктә дә үзебез өчен мөһим булган икътисади элемтәләрне саклап калырга телибез, - диде Башкортстан Башлыгы. - Безнең күпмилләтле республикада 18 меңгә якын белорус яши. Без аларга традицияләрне сакларга ярдәм итәбез, туган телдә белем алу өчен шартлар тудырабыз.
Пленар утырышта шулай ук Башкортстан белән Белорусия хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры урынбасары Игорь Петришенко кул куйды.
Фото: Башкортстан Башлыгы