Русия Банкы барлык пенсионерларны "Мир" милли түләү системасы картасына күчерү срогын агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтырга дигән карар кабул итте, дип хәбәр итте Үзәк банкның милли түләү системасы департаменты директоры Алла Бакина.
- Без пенсионерларның күбесе "Мир" картасына күчерелгәнен һәм аның белән файдаланганын күрәбез. Шуңа да карамастан, ниндидер сәбәпләр аркасында мондый карталар алмаган пенсионерларның бер өлеше бар, шуңа күрә без әлеге срокны агымдагы ел азагына, ягъни 31 декабрьгә кадәр озайтырга булдык, - диде ул.
Бакина шулай ук пенсионерларның пенсияләрне альтернатив ысуллар белән алу мөмкинлеге сакланачак, дип ышандырды: әйтик, бернинди карта да бәйләнмәгән счетларга.
- Пенсионерыбыз өчен пенсияне теләсә нинди ысул белән алу мөмкинлеге сакланачак, - дип билгеләп үтте ул.
Башта пенсионерларны 2020 елның 1 июленә кадәр милли түләү системасы карталарына күчерү планлаштырылган иде. Әмма коронавирус пандемиясе шартларында ул 2020 елның 1 октябренә кадәр кичектерелгән иде.
Фото: tass.ru сайтыннан