29 сентябрьдә Президиумның киңәйтелгән утырышы булды, анда Башкортстан Хөкүмәтенең эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Утырышны республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.
Андрей Назаров үзенең чыгышында ассызыклаганча, тулаем алганда, дөнья икътисады өчен катлаулы ел булуга карамастан, Башкортстан күпчелек күрсәткечләр буенча уртача Русия дәрәҗәсеннән югарыракка иреште.
Моңа гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру, агросәнәгать комплексының уңышлы эше, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар, төбәктә актив инвестиция эшчәнлеге, социаль өлкәгә зур ярдәм күрсәтү булышлык итте.
- Гомумән, Хөкүмәт эшне эзмә-эзлекле алып бара. Әмма без темпларны киметергә җыенмыйбыз. Барлык юнәлешләр дә безнең өчен өстенлекле булып тора, һәр тармакка алга таба да зур игътибар биреләчәк. Эшебезнең нәтиҗәсе – гражданнарыбызның уңайлы тормышы икәнен онытмагыз, - дип ассызыклады республика Премьер-министры.
Үз тармакларындагы эшнең якынча нәтиҗәләре турында республика Хөкүмәте Премьер-министрының урынбасарлары җентекле чыгыш ясады.
Фото: правительстворб.ру