+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 сентябрь 2020, 19:10

"Республика - иң уңайлы төбәк булачак!"

Бүген Башкортстан Хөкүмәтенә бер ел тулды.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтенә бер ел тулды.

Бу уңайдан Премьер-министр Андрей Назаров "Фейсбук"тагы битендә түбәндәгеләрне язган:
.
"Ел авыр булды. Коронавирус һәм үзизоляция нәтиҗәсендә икътисад авырлык кичерде. Дөнья нефть биржаларында бәяләр кискен төште. Бу исә бюджет керемнәре кимүгә китерде. Шул ук вакытта бизнеска ярдәм итү өчен акча бүләргә туры килде, чөнки ул бөтенләй упкын читенә барып төртелгән иде. Республика эшкуарларга 30 миллиард сум күләмендә ярдәм күрсәтте.

Бүген меңнән артык инвестиция проекты эшли. Шуларның 205е - өстенлекле проектлар. Быел без Русия төбәкләрендә инвестиция мохите торышы буенча дәүләт рейтингында, җиде позициягә күтәрелеп, 9нчы урынны билибез. Былтыр төзелгән бизнес-шерифлар институты һәм аерым икътисад зоналары системасы нык ярдәм итте.

Хөкүмәт эшчәнлегенең төп юнәлеше - хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү. Гомумән алганда, ул бик кискен тора.

Икътисад белән бәйле проблемаларның берсе, әлбәттә, хезмәт хакларының түбән булуы. Республика буенча аның уртача күрсәткече 37 мең сум, ул бер елда 4,2 процентка арткан. Коронавирус шартларында да нинди дә булса үсеш тәэмин ителгән. Торак-коммуналь хуҗалык та борчу тудыра. Без бу юнәлештә активлашырга тиеш. Әле җәмәгать территорияләрен төзекләндерәбез, "Башкортстан ихаталары" проекты гамәлгә ашырыла, йортлар һәм подъездлар капиталь ремонтлана. Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы булдырылды.

Сәламәтлек саклау буенча да сораулар һәрвакыт күп. Әле без үлем очраклары күп булган онкология һәм кардиология юнәлешләре буенча эшне көчәйттек. Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү буенча аерым программа кабул иттек. Һәм, әлбәттә, коронавирус буенча бездән беркем дә җаваплылыкны төшерми. Яңа инфекцион үзәк төзүебез яхшы булды.

Бүген миң иң элек министрлар кабинеты эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү процессын тизләтер идем. Барысы да яхшы булачак. Без проблемаларны мотлак хәл итәчәкбез. Халыкның кереме артачак, без республиканы илнең иң уңайлы төбәге итәчәкбез".

Фото: 123ru.net


Читайте нас