Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Вконтакте" социаль челтәрендә язма бастырды.
"Бүген тагын бер инвестиция проекты старт ала - Стәрлебаш районында кояш батареяларында электр станциясе эшли башлый, егәрлеге 25 МВт. Аны төзү турында без узган ел Санкт-Петербургтагы халыкара икътисади форумда «Солар Системс» компаниясе белән килешкән идек.
Проектка инвестицияләр күләме 3,4 миллиард сум тәшкил итте, районда яңа эш урыннары булдырылды. Станция эшләп чыгарачак электр энергиясеннән Стәрлебаш һәм күрше районнарда яшәүчеләр файдалана ала. Бездә шундый проект Бөрҗән районында эшли.
Елдагы күп кояшлы көннәр, уңайлы географик урнашу мондый проектларны икътисади яктан нигезләнгән һәм халык өчен дә, бизнес өчен дә уңайлы итә. Алга таба Башкортстанны альтернатив энергетикада әйдәп баручы итү планлаштырыла", - дип яза Радий Хәбиров.