+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 октябрь 2020, 12:15

Стратегик эшләнмәләр үзәге төзелә

Башкортстан җитәкчелеге төбәкне барлык төп социаль-икътисади параметрлар буенча лидерлык позицияләренә чыгару өчен структур үзгәрешләр кертте. Проект Стратегик башлангычлар агентлыгы, Стратегик эшләнмәләр үзәге һәм БАГСУ ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.

Башкортстан җитәкчелеге төбәкне барлык төп социаль-икътисади параметрлар буенча лидерлык позицияләренә чыгару өчен структур үзгәрешләр кертте. Проект Стратегик башлангычлар агентлыгы, Стратегик эшләнмәләр үзәге һәм БАГСУ ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.
Кайбер проектларны тәкъдим итү Стратегик башлангычлар агентлыгының яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча генеральный директоры урынбасары Александр Пироженко, республика Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Александр Синицын катнашлыгында матбугат конференциясенә багышланган иде, ул 1 октябрьдә "Россия" телерадиокомпаниясенең "Башкортостан" матбугат үзәгендә узды.
- Хөкүмәтнең икътисади блогы алдында Башкортстан икътисадының сыйфатлы алгарышлы үсешен тәэмин итү буенча амбициоз бурычлар тора. Бу көчле идеяләр һәм алга киткән проектларны гамәлгә ашыруны, алдынгы фәнни һәм бизнес-экспертларны җәлеп итүне таләп итә, - диде Хөкүмәт вице-премьеры, үсеш башлангычларын һәм инструментларын тәкъдим итеп. Алар арасында - Башкортстан предприятиеләре җитештерә торган продукцияне алга этәрү өчен үзәкләштерелгән сәүдә йорты булдыру һәм "Евразия икътисади үзәге" комплекслы инвестиция проекты, ул 2 триллион сумлык 50 инвестиция проектын үз эченә ала, 80 мең эш урыны булдырылачак.
- Башкортстан күптәннән үзе турында зур потенциалга ия төбәк буларак белдерде, - дип билгеләде Александр Пироженко. - Мәсәлән, Башкортстан безнең яңа "Яңа вакыт өчен куәтле идеяләр" проектына гаризалар саны буенча алдынгы төбәкләрнең берсе.
Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, Башкортстан Башлыгы республикада "Стратегик эшләнмәләр үзәген" төзү турында карар кабул иткән, аның командасы максималь ачык шартларда төзеләчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас