+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 октябрь 2020, 14:30

Башкортстанда уңай инвестицион климат булдыру буенча шартлар тудырыла

1 октябрьдә Башкортстанда инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча Проект офисының чираттагы утырышында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин җитәкчелегендә Русия субъектларының инвестицион климатының рейтингы күрсәткечен яхшырту мәсьәләсе каралды. Максатлы модель республикада бизнес алып бару, көндәшлекне үстерү һәм инвестицион климатны яхшырту өчен уңай шартлар тудырырга тиеш.

2019 ел нәтиҗәләре буенча «кадастр исәбенә кую өчен кирәкле процедураларның уртача саны» илкүләм рейтингы күрсәткече буенча республика үз позицияләрен киметкән һәм 4,14 балл белән D төркеменә күчкән.

Бу сорау агымдагы елның 10 сентябрендә узган Проект офисы утырышы нәтиҗәләренә ярашлы, В2 факторының илкүләм рейтингы күрсәткече буенча «җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге һәм территориаль планлаштыру сыйфаты»на тулырак анализ ясау һәм карарлар эшләү максатында көн тәртибенә кертелде.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец Русия Федерациясе субъектларының иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Русия буенча кадастр исәбен алып бару өчен кирәкле процедураларның саны 2,47дән 5,20гә кадәр үзгәреп тора.

Александр Сидякин киңәшмәдә катнашучылар алдына процедуралар санын минимальләштеру, хезмәтләр күрсәтү регламентларын яңарту бурычын куйды. Проект офисы утырышы барышында системаны оптимальләштерүнең төрле вариантлары каралды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас