+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 октябрь 2020, 17:20

"Алга" кибет карталарын да алыштырачак

Бүген, 6 октябрьдә, белгечләр "Алга" транспорт картасын гамәлгә кертү һәм транспорт реформасын тормышка ашыру буенча нәтиҗәләр ясады.

Бүген, 6 октябрьдә, белгечләр "Алга" транспорт картасын гамәлгә кертү һәм транспорт реформасын тормышка ашыру буенча нәтиҗәләр ясады.

2019 елның 1 июленнән 360 меңнән артык «Алга» картасы сатып алынган. «Социаль карталарның Башкортстан регистры» җәмгыяте генеральный директоры урынбасары Олег Романов сөйләвенчә, транспорт картасы эшли башлаганнан бирле, ягъни 2019 елның 1 июленнән быел 5 октябрьгә кадәр, 2,7 миллиард сумнан артык суммага 131 миллион тапкыр йөрү теркәлгән.



«Алга» картасы буенча бу күрсәткеч - 716 миллион сумга 36,2 миллион тапкыр йөрү, банк карталары буенча - 26,6 миллион.



«Алга» картасы һәм банк карталары буенча түләү әйләнеше акчалата түләү әйләнешеннән артып китә. Романов билгеләп үткәнчә, бер көн эчендә (5 октябрьгә) 10,7 миллион сумлык 460 мең тапкыр йөрү башкарылган.



Очрашуда сүз карта функционалын киңәйтү турында да барды. Олег Романов белдерүенчә, киләчәктә транспорт картасы ташламалы һәм бонуслы карталарны алмаштыра алачак. Кибетләр белән килешүләр төзү планлаштырыла. "Аларга бу отышлы, чөнки алар дисконт программалары белән бергә бик зур экономия ала, шулай ук сатып алучыларның күбрәге исәбенә керемне арттыралар", – дип аңлатты Олег Романов.



Ул билгеләп үткәнчә, карта функционалы мобиль кушымта ярдәмендә дә киңәйтеләчәк. «Без конкурс процедурасын ай ярым элек уздырдык инде. Җиңүче билгеләнде — ул безнең урындагы эшләүчебез. Контракт бәясе - коммерция сере, гәрчә планлаштырылган күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк булса да", - диде спикер.



Аның сүзләренә караганда, «Алга» картасы ярдәмендә түләүне телефон аша да башкарырга, шулай ук картаны дәүләт хезмәтләре порталында персоналлаштырырга һәм ташламалардан файдаланырга мөмкин булачак. Мәсәлән, ятим балаларга ай саен «Алга» картасы буенча 50 тапкыр бушлай йөрү тәкъдим ителәчәк. Хәзер күпбалалы гаиләләр өчен ташламалар эшләнә.



Фото: bashinform.ru
Читайте нас