Бүген Уфада, «Башнефть-УНПЗ» филиалы территориясендә, Башкортстан һәм «Башнефть» җәмгыяте арасында хезмәттәшлек буенча даими комиссиянең күчмә утырышы булды.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Уфа нефть эшкәртү комплексы эше белән танышты. «Башнефть»нең генеральный директоры Хәсән Татриев республика Башлыгына компаниянең җитештерү эшчәнлеге һәм инвестицион проектлары турында сөйләде.
Анда Радий Хәбиров һәм Хәсән Татриев республика һәм нефть компанисе арасында "Башнефть-УНПЗ" филиалында элементар күкерт җитештерү җайланмасының резерв технологик линиясен төзү буенча инвестиция килешүенә кул куйдылар.
«Башнефть», инвестицион килешү шартлары буенча, проектны финанслауны һәм яңа җитештерүдә өстәмә эш урыннары булдыруны үз өстенә ала. Технологик линия төзелешен 2023 елның маенда тәмамлау планлаштырыла.
- Тәҗрибә күрсәткәнчә, ике арадагы без сайлаган хезмәттәшлек формасы шактый нәтиҗәле. Шуның аркасында без киләчәккә ышанычлы карыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, «Башнефть» үзенең инвестицион программасын кыскартмый, киресенчә, аны 10 процентка арттыра. Без сезгә рәхмәтлебез.
Утырышта, шулай ук, социаль мәсьәләләр, экологик хезмәттәшлек, инвестицион проектларны тормышка ашыру һәм элек кабул ителгән карарларның үтәлеше буенча хезмәттәшлек башлангычлары турында фикер алыштылар.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.