Башкортстан Хөкүмәтенең 2024 елга кадәрге амбициоз максатлары турында.
Коронавирус пандемиясе дөнья базарында нефть бәясенең кискен төшүенә, җитештерүнең сүлпәнләнүенә китерде. Forex халыкара базарында, мәсәлән, күпчелек илләрнең валюталары арзанайды. Әйтик, 1 доллар 79 сум һәм 1 евро 93 сум итеп бәяләнә. Ягъни Русия акчасының бәһасе 30 процентка очсызланды. Кыйммәтле кәгазьләр базарының ишелүе моңа кадәр халыкара тарткалаш нәтиҗәсе булса, хәзер нефть хакларының түбән тәгәрәве, коронавирус дөньяви кризиска сәбәпче булды.
Билгеле булуынча, Русия акчасы курсының кискен кимүе илдә кредитлар һәм депозитлар буенча процент ставкаларының үзгәрүенә, шулай ук эре компанияләрнең кыйммәтле кәгазьләре бәяләренең кимүенә китерде. Акча девальвациясе, бер яктан, инфляция үсешенә, импорт кимүгә һәм экспортны үсте-рүгә этәргеч биреп, үзебездә товар җитештерүне активлаштырырга тиеш. Ләкин бүген, тәү чиратта, илдәге бизнесны коткару беренче урында тора.
Коронавирус эпидемиясе Башкортстандагы социаль-икътисади халәткә дә сизелерлек тәэсир итте. Атап әйткәндә, хезмәт базарындагы хәлне катлауландырды. Пандемия төп финанс документы — республика бюджетына үзгәрешләр кертүне дә таләп итте, әлбәттә. Хәбәр ителгәнчә, акчаларны кичектергесез чыгымнарны каплатуга күбрәк юнәлтергә туры килде. Башкортстан парламенты депутатлары, әйтик, 2020 елга, 2021 һәм 2022 елларга кадәрге чорга Башкортстан бюджеты турындагы канунга үзгәрешләр кертү буенча закон кабул итте. Гомумән, республикада тотрыклылыкны саклау өчен җитди чаралар күрелә. Яңа сайланган Премьер-министр Андрей Назаров, әйтик, Дәүләт җыелышы-Корылтайда ясаган чыгышында Башкортстан Хөкүмәтенең 2024 елга кадәр амбициоз максатлары турында сөйләде. Һәм иң мөһиме – яшәү өчен республиканы Русиянең иң уңайлы төбәге итү.
— Беренчедән, — диде Андрей Назаров, — гражданнарны сыйфатлы медицина белән тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен 2024 елга кадәр 240 төрле стационар, модульле һәм күчмә медицина объектларын төзергә кирәк, алар иң заманча корылмалар белән җиһазландырылган һәм квалификацияле персонал белән комплектланган булырга тиеш. Икенчедән, гражданнарны физик культурага һәм спортка җәлеп итү исәбенә сәламәтлекне саклау, ныгыту, аларны тиешле медицина ярдәме белән тәэмин итү. Аерым алганда, алдагы елларда спорт көрәше үзәге, волейбол үзәге, спорт гимнастикасы үзәге, футбол стадионы, 16 бассейн, боз сарайлары, физкультура-сәла-мәтләндерү комплекслары, шулай ук барлык торак пунктларда актив ял итү зоналары төзү күздә тотыла.
Премьер-министр бел-дерүенчә, мондый чаралар-ның нәтиҗәсе, һичшиксез, республика халкының актив озак яшәвен тәэмин итәчәк һәм уртача гомер озынлыгын 77 яшькә кадәр арттырачак. Уңай миграцияне тәэмин итү тагын бер бурыч булып тора.
— Кешеләр Башкортстаннан китәргә түгел, ә Башкортстанга килергә тиеш, — дип билгеләде Андрей Назаров һәм, 2024 елга төбәктә уртача хезмәт хакын бер ярым тапкырга арттыру планлаштырыла, дип хәбәр итте. — Югары хезмәт хакы белән кимендә 40 мең яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Башкортстанда мәгариф системасы камилләшәчәк, шул исәптән, 2024 елга кадәр 50 мең урынга исәпләнгән 110 белем бирү учреждениесе төзү һәм реконструкцияләү, мәктәп-ләрне заманча санлы укытуга күчерү карала. Мәгариф системасының төп эле-ментларының берсе дөнья-күләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәге булачак. Башкортстан Республикасыннан читкә чыкмыйча, теләсә кайсы чыгарылыш сыйныф укучысының сыйфатлы югары белем алу мөмкинлеге булырга тиеш. Алай гына да түгел, безнең мәгариф системасы, биредә укып кына калмыйча, яшәргә һәм эшләргә калсын өчен студентларны республикадан читтән дә җәлеп итәргә тиеш. Социаль йөк-ләмәләрне үтәүне тәэмин итү өчен икътисади күрсәткечләрне яхшыртырга – тулай төбәк продуктын ким дигәндә бер ярым тапкыр һәм төп капиталга инвести-цияләрне ике тапкыр арттырырга кирәк.
Бездә хәзер бер триллион 200 миллиард сумлык 1000нән артык инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Ил күләмендәге рейтингта без бер ел эчендә берьюлы җиде позициягә күтәрелдек — 16нчыдан 9нчы урынга. Коронавирус пандемиясе башланганчы сәнәгать уртача Русия күрсәткечлә-реннән югарырак һәм тотрыклы уңай динамика күр-сәтте. Хәтта пандемия шартларында да сәнәгать предприятиеләренең өчтән икесе җитештерү күләмен үстерде, уртача Русия трендын узып китте. Без сәнәгать производствосын 2024 елга кадәр 25 процентка арттыру максатын куябыз. Эшкәртү производстволарының нәтиҗәлелеге 20 процентка артачак. Биш ел эчендә урман сәнәгате комплексы оешмаларының һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең җитештерү күләмнәре икеләтә артачак, — дип билгеләде Андрей Назаров.
Агросәнәгать өлкәсендә авыл хуҗалыгы техникасы паркын арытаба да яңарту планлаштырыла. АПКда төп бурычларның берсе — авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны ике тапкыр арттыру.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.