+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 октябрь 2020, 18:02

Башкортстанда төбәк брендлары үстереләчәк

Республикада брендингны үстерү потенциалы бик югары. Республика брендлары сыйфатында без башкорт казын, сырын, казылыгын, кымызын күрәбез, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Фазрахманов пәнҗешәмбе көнне узган XXII “Алтын көз-2020” Русия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларындагы дискуссия барышында.

Республикада брендингны үстерү потенциалы бик югары. Республика брендлары сыйфатында без башкорт казын, сырын, казылыгын, кымызын күрәбез, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Фазрахманов пәнҗешәмбе көнне узган XXII “Алтын көз-2020” Русия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларындагы дискуссия барышында.

“Бүген кече бизнес Башкортстанның тулай авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү структурасында 11 проценттан аз гына артык өлешен били. Бу - якынча 6,5 мең крестьян (фермер) хуҗалыгы, 347 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм 500 000 шәхси хуҗалык. Бу - авылда кооперацияне һәм төбәк брендларын үстерү өчен бик зур ресурс.

Фермер һәм шәхси хуҗалыклар ресурсларыннан дөрес файдалану өчен авылда бизнес алып бару белән кызыксынучы кешеләр даирәсен киңәйтергә һәм кооперация бирә торган мөмкинлекләрне күрсәтергә кирәк”, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры.

Әмма кече бизнеска мөстәкыйль рәвештә үсү авыр, чөнки базар бик көчле һәм зур, һәм товар җитештерүчеләргә эре мөстәкыйль предприятиеләр белән көндәшлек итү кыен.

Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, бу проблемаларны хәл итү өчен республикада авыл хуҗалыгы кооперациясе системасын актив үстерә башладылар.

- Гражданнар башлангычы буенча без ышанычлы табыш китерүче проектлар механизмын төзи башладык, күмәк файдалану объектлары булдырыла. Дәүләт ярдәме конкурс нигезендә грант рәвешендә гамәлгә ашырыла. Грант күләме бер кооперативка 9 проценттан да аз булмаган финанслау шарты белән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин, - диде министр.

Бүген, кооперацияне актив үстерә башлаганнан соң өч ел узгач, республикада барлыгы 347 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлгән, шуларның 166ы азык-төлек продуктлары җитештерә. Быел 31 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлгән.

“Безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы эре бизнес белән генә эшләми, без территорияләрне дә үстерәбез: республикада 4,5 мең авыл бар, аларда йөздән артык милләт вәкиле яши. Безгә хәтта нинди дә булса тарих тудырырга кирәк түгел. Продукция җитештерүдә гасырлар буе яшәп килгән традицияләр кулланыла. Бары бу продуктларны матур тәкъдим итү һәм алга таба сату системасын җайларга кирәк.

Сез кайчан да булса Бөре алмасын, Учалы кымызын, Бүздәк бәлешен, Архангель балын, Чишмә маен, Уфа кагын, кызыл эремчек белән корот тәмләп карадыгызмы, я булмаса бу хакта ишеттегезме? Болар барысы да безнең бай ресурс базасында бар”, — дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.

Фото: “Башинформ”
Читайте нас