+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 октябрь 2020, 16:30

Башкортстан "яшел зона"да

9 октябрьдә Республика йортында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле киңәшмә үткәрделәр, анда республикада «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

9 октябрьдә Республика йортында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле киңәшмә үткәрделәр, анда республикада «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның барышы турында фикер алыштылар.
– Хәзер дөньяда һәм Русиядә катлаулы чор, ә төзелеш комплексы теләсә нинди кризисларга бирешергә мөмкин. Шуңа күрә төзелеш мәсьәләләрен мин даими рәвештә "Төзелеш сәгать"ләрен уздырып, шәхси контрольдә тотам, яңа төзелешләр һәм проблемалы объектларга барам, – диде Радий Хәбиров. - 2019 елда без 2,3 миллион квадрат метрдан артык торак төзедек. Быел 1,5 миллион квадрат метр максатлы күрсәткечне биш процентка үсеш белән үтәрбез дип уйлыйм.
Республика Башлыгы Владимир Якушевка алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүдә һәм «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Соңгы ике елда Башкортстан гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан 1 миллиард сумга якын акча алган. Бу ярдәм яңа микрорайоннарны юл һәм социаль инфраструктура белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин Мәскәүдән видеоэлемтә буенча хәбәр иткәнчә, быел Башкортстан 2019 елга караганда алты процентка күбрәк төзи. Төзелеш оешмалары җитәкчеләре Төзелеш министрлыгына ипотеканы 6,5 процентка кадәр киметкән өчен рәхмәт белдерделәр. Шул ук вакытта республикада отышлы процент ставкасы һәм тупланма шартлары булган торак төзелеше программасы уңышлы эшләп килә. Анда 10 меңнән артык кеше катнашкан инде. Быел «Авыл ипотекасы» программасы авыл халкына зур ярдәм күрсәткән.
Йомгак ясап, Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Башкортстанның «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру темплары буенча «яшел зонада» булуын билгеләп үтте. Бу барлык планлаштырылган күрсәткечләрнең үтәлешен аңлата.
Фото: Глава.рб
Читайте нас