+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 октябрь 2020, 18:28

Федераль министр югары бәяләде

Республика көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы җыелышта Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев Башкортстан халкын әлеге истәлекле бәйрәм белән котлады һәм тармак хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.

Республика көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы җыелышта Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев Башкортстан халкын әлеге истәлекле бәйрәм белән котлады һәм тармак хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.

Министр шулай ук кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында Сибай шәһәренә җиңүче билгесен тапшырды.



- Дүрт гасырдан артык элек Башкортсан үз язмышын Русия белән бәйләгән. Бу карар безнең дәүләтчелекне ныгыту өчен зур әһәмияткә ия. 1919 елда республика РСФСР составында беренче милли автономиягә әверелә. Ә бүген без Башкортстан дәүләтчелегенең яңа тарихына 30 ел тулуны билгеләп үтәбез. Башкортстан Русия дәүләтенең бер терәге булган һәм шулай булып кала да, - диде ул. - Әмма республиканың иң зур байлыгы - ул, әлбәттә, кешеләр. Гасырлар буена тату яшәүче күпмилләтле халык. Бүген Башкортстан - илнең иң уңышлы төбәкләренең берсе. Биредә икътисадның төрле тармаклары – сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәгариф, фән динамик үсеш ала. Республика һәрвакыт үз алдына амбицияле бурычлар куя. Республикада куәтле төзелеш комплексы булдырылды. Ул 12 меңнән артык подряд оешмаларын, төзелеш индустриясе предприятиеләрен, проект һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләрен берләштерә. Тармакта 70 меңнән артык кеше эшли. Торак төзелеше буенча республика Идел буе федераль округында алда бара һәм гражданнарны сыйфатлы һәм имин торак белән тәэмин итү буенча Русия төбәкләренең беренче унлыгына керә.



Фото: https://glavarb.ru/rus/


Читайте нас