Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләймановның тууына 100 ел.
Яңа Каенлыкта Шәриф Сө-ләймановның үз куллары белән утырткан зәңгәр чыршылар ныгып, матур булып үсеп китте. Алар элегрәк Шәрифнең кечкенә малай чагын хәтерләт-сә, хәзер төз агачларга карап, аның яшьлеге күз алдына килә. Яшьлек көче, дәрте ташып торган, мең төрле матур хыяллар белән янып яшәгән 21 генә яшьлек чагында Туган илен яклап утка керергә туры килә аңа.
Шәриф Сөләйман улы 1920 елда Башкортстанның Краснокама районы Яңа Каенлык авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Нибары 12 яшендә ятим кала, туганы Рәхмәтулла һәм аның хатыны Дөһәдия гаиләсендә тәрбияләнә. 1934 елда Шәриф авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Уфа финанс-икътисад техникумына укырга керә. Никадәр авыр еллар булса да, ул белемгә омтыла, тырыша һәм 1937 елда кулына диплом ала. Яшь белгечне Чакмагыш финанс идарәсендә инспектор итеп эшкә юллыйлар. Ике ел сизелми дә үтеп китә, ә инде 1939 елда егетне Кызыл Армия сафларына хезмәткә алалар. Шәриф Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, артиллерия курсларын тәмам-лый. Хезмәт еллары озакка сузыла, чөнки 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Шәриф фронтка китә һәм Көнбатыш, Брянск һәм 1нче Белоруссия фронтлары составында бөтен сугышны үтә.
Илебезнең иң югары бүлә-ге — “Советлар Союзы Герое” исеме бирелгәндә Шәрифкә нибары 23 яшь була.
Бәрелеш 1943 елның 17 ноябрендә була. Совет гаскәрләре Днепр ярындагы Речица һәм Василевич шәһәрләрен штурм белән алып, дошманның юлын кисә. 12 танк зур тизлек белән Шәриф Сөләйман улының батареясы саклаган позицияләрне яуларга омтыла. Авыр “Тигрлар”га каршы артиллеристлар көчле ут ача, сугыш-ның беренче минутларында ук дүрт дошман машинасы, аннары бишенчесе юкка чыгарыла. Калганнары артка борыла, әмма озакка түгел. Тиздән алар һөҗүмне яңарта, бу юлы инде солдатлар өстенә тагы да күбрәк немец танклары ыргыла. Тик батарея бирешми: кораллардан ут ачалар, гранаталар белән танкларны юк итәләр. Дошман һөҗүме янә кире кагыла. Көн дәвамында немецлар җиде тапкыр һөҗүмгә күтәрелә, әмма зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр була. Безнең сугышчыларның сафлары да сирәгәя, командир һәм сугышчылар яралана, әмма чигенми, нык тора. Икенче көнне немецлар сигез тапкыр һөҗүм итә. Танклар һәм пехота бәрелеше белән җитәкчелек иткән капитан Шәриф Сөләйманов яудашларына эндәшә:
“Кирәк булса, Ватан өчен һәлак булачакбыз, әмма дошманны үткәрмәячәкбез!” — ди ул.
Кичкә соңгы корал тына, алыш батареяның җиңүе белән тәмамлана, Шәриф Сөләйманов бу сугыштан каты яраланган, әмма исән калган биш сугышчы белән чыга. Шушы бәрелештә алар 18 танкны, үзйөрешле “Фердинанд” пушкасын һәм күпсанлы немец солдатларын һәм офицерларын юк итә. СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 27 декабрендәге указы белән бу сугышта оста җитәкчелек иткән, шәхси батырлык күрсәткән өчен данлыклы якташыбыз, капитан Шәриф Сөләйман улы Сөләймановка “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. Алтын Йолдызны аңа фронт командующие Рокоссовский шәхсән үзе тапшыра. Шул көннәрдә Яңа Каенлыкта яшәүче Дөһә-дия һәм Рәхмәтулла Сөләй-мановлар Шәрифнең немец оккупантлары белән көрәштә батырлыгы, аңа Ватанының югары бүләген тапшыру турында хәбәр ала. Шәрифнең батырлыгы турында белгәч, бөтен авыл гөрли, даны авылга Геройның үзеннән алдарак кайтып җитә!
Шул ук 1943 елда, Герой исеменнән тыш, Шәриф Сө-ләйманов Ленин, Сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән дә бүләкләнә. Алга таба аның дәүләт бүләкләре һәм исемнәре күп булачак. Алар арасында — Богдан Хмельницкий, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары.
Шәриф сугыштан майор дәрәҗәсендә кайта. Уфа шәһәренең Молотов районы финанс бүлегенә эшкә урнаша. 1946 елда Ленинградта СССР Финанс министрлыгының югары курсларына укырга керә, 1948 елда Башкортстанга республиканың финанс министры урынбасары сыйфатында кайта. 1950-55 елларда Шәриф Сөләйманов читтән торып Мәскәү юридик институтында белем ала. 1954-71 елларда Дүртөйле, Кушнаренко һәм Чакмагыш район Советларында җаваплы вазыйфалар башкара, Башкорт АССР Югары Советы депутаты була.
1971 елда Шәриф Сөләй-манов финанс өлкәсенә әйләнеп кайта һәм Башкорт АССРның финанс министры вазыйфасына тәгаенләнә. Бу тынгысыз һәм җаваплы эштә ул 17 ел — 1988 елда пенсиягә чыкканчы хезмәт куя. Республиканың финанс системасы өчен бу авыр еллар була, әмма бу катлаулы чорда Шәриф Сөләймановның профессиональлеге, аның оста җитәк-челек итүе нәтиҗәсендә республиканың финанс системасы тотрыклылыгын саклап кала.
Тыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен Шәриф Сөләйманов Ленин, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Үзен талантлы икътисадчы, күренекле җәмәгать эшлеклесе итеп таныта. Лаеклы ялга чыккач та ул кул кушырып утырмый, соңгы көннәргә кадәр Республика балалар фондының алыштыргысыз рәисе булып эшли. Финанс эшен оештырудагы казанышлары өчен Шәриф Сөләймановка “РСФСРның атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелә.
Батыр фронтовик, тирән гыйлемле финансист, зирәк җитәкче, актив җәмәгатьче Шәриф Сөләйманов үрнәкле гаилә башлыгы – яраткан ир һәм кайгыртучан әти дә була. Булачак җәмәгате Мәсхүдә Ислам кызы белән Шәриф госпитальдә таныша. Мәсхүдә дә, Шәриф кебек үк, сугышның беренче көннәреннән фронтка китә, шәфкать туташы була. Батыр сугышчылар бергә ялкынлы сугыш юлларын үтә, соңрак өйләнешеп, ныклы гаилә кора, бергә эшли, тырыш балалар үстерә. Бүген аларның кызлары һәм оныклары, дәү әтиләре һәм дәү әниләре кебек үк, республикабыз киләчәге өчен тырыш хезмәт сала.
1994 елның февралендә фронтовик-герой, тынгысыз хезмәтчән Шәриф Сөләймановның йөрәге тибүдән туктады.
Яңа Каенлык Герой улы белән горурлана. Шәриф Сөләйман улы үзе яшәгән чорда ук авылда аның йорт-музее ачыла, йорт каршында ул үз куллары белән зәңгәр чыршылар утырта, истәлекле экспонатлар бүләк итә. Авыл мәк-тәбе аның исемен йөртә, туган авылында һәм район үзәге Николо-Березовкада данлыклы якташыбызның бюсты урнаштырылган. Ә иң мөһиме — аның исеме, аның истәлеге халык күңелендә яши. “Кешелекле, тәрбияле, ярдәмчел иде ул, Мәсхүдә ханым белән икесе Уфага килгән якташларын һәрчак җылы каршы алалар иде”, — дип искә ала аның турында якташлары.
Әйе, халык хәтере мәңгелек. Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләймановның даны буыннан-буынга тапшырыла, авылда аның истәлегенә багышланган чаралар үтеп тора. Яңа Каенлык авылының һәр кешесе үзенең Герой туып-үскән авылдан булуы белән горурлана.
... Шәриф Сөләймановның чыршылары үсә. Алар авыл халкына һәрвакыт Шәрифне хәтерләтеп тора, аның тыныч тормыш хакына күрсәткән батырлыгы турында сөйли кебек.
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.