+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 октябрь 2020, 17:00

Закон проектына төзәтмәләр әзерләнгән

Дәүләт җыелышы-Корылтайда «Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектының икенче укылышына төзәтмәләр әзерләнде. Закон проекты дәүләт хакимияте органнары белән урындагы үзидарә органнары арасында дәүләт милке чикләнмәгән җирләрне бирү өлешендә вәкаләтләрне яңадан бүлүгә юнәлтелгән.

– Закон проекты беренче укылышта карауга кертелгәндә депутатлар арасында җитди дискуссия һәм җәмәгатьчелек ягыннан аңлашылмаучанлык тудырды, - дип шәрехләде Константин Толкачев. - Прокуратурада сораулар туды. Килешенгән позицияне эшләү һәм закон проектын икенче укылышка әзерләү өчен парламентта республика Хөкүмәте, Прокуратура, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашулар уздырылды.

Муниципалитетларның закон проектын эшләп бетерү буенча тәкъдимнәре җыелган. Башкарылган эш нәтиҗәсендә барлык кызыксынучы якларның позициясен исәпкә ала торган төзәтмәләр пакеты формалаштырылган.

Константин Толкачев сүзләренчә, төзәтмәләр муниципалитетларның җир участоклары белән идарә итүдә ролен көчәйтүгә юнәлтелгән.

– Әзерләнгән төзәтмәләр нигезендә, җир бүлеп бирү әлеге конкрет участок урнашкан муниципалитетның фикерен исәпкә алып башкарылачак, Муниципаль контроль урындагы хакимият органнары өстенлеге булып калачак. Закон биш ел гамәлдә булачак. Бу чорда икътисади файда алу һәм аны хуҗалык әйләнешенә кертү өчен җир белән эш итүнең нәтиҗәле системасы төзелергә тиеш.

Закон проектына төзәтмәләрне республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә хупладылар. Закон гражданнарга һәм юридик берәмлекләргә тиешле хезмәт күрсәтүнең сыйфатын, шулай ук төбәктә инвестицион климатны яхшыртуга юнәлтелгән, - диде Константин Толкачев.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас