Эшлекле очрашуда төрле өлкәдәге мәсьәләләр турында сүз барды.
15 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Катар-Русия хезмәттәшлек үзәге («Qatari-Russian Investment & Trade Advisory») делегациясе белән очрашты. Делегация составына Qatar-Russia Investment & Trade Advisory компаниясе вәкилләре керде: генеральный директор Олег Чиж, дәүләт хакимияте органнары белән элемтә юнәлеше җитәкчесе Игорь Подзигун, сәүдәне үстерү юнәлеше җитәкчесе Булат Якупов, шулай ук Русия Инвестиция агентлыгы башкарма директоры Маргарита Васильева.
Башкортстан Катарга үзебездә җитештерелгән продукция сатуны алга таба арттыру өчен экспорт потенциалын үстерә башлаган пилот төбәк булды. Республика Катар белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү өлешендә зур потенциалга ия. Катар базарына инде машина төзелеше җиһазлары, металл эшләнмәләр, төбәк территориясендә җитештерелгән химия сәнәгате продукциясе озатыла.
Хәзерге вакытта агросәнәгать комплексы продукциясе, урман-сәнәгать товарлары, нефть-газ җиһазлары һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин ителешне арттыруның җитди перспективалары бар. Республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, өстенлекле бурычларның берсе - чимал булмаган экспорт күләмен һәм экспортерлар санын арттыру.
Бүген Башкортстан Республикасы белән Катар дәүләте арасында тышкы сәүдә әйләнеше юк диярлек. Гомумрусия экспорт күләме - барлыгы 45 миллион доллар, шуңа күрә безнең өчен чит ил базарына товарларыбызның көндәшлеккә сәләтле һәм экспортланырга лаек булуын җиткерү бик мөһим, - дип хәбәр итте Маргарита Болычева. Үз чиратында, Qatar-Russia Investment & Trade Advisory компаниясе вәкилләре республикага зур кызыксыну белдерде, инвестицияләр җәлеп итү һәм сәүдә үсеше буенча Хөкүмәтнең уңай эшен билгеләп үттеләр. Шулай ук алар икътисади, инвестицион, фәнни, туристлык, мәдәни һәм башка мөһим юнәлешләр буенча хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде.
Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Республикасы белән Катар дәүләте арасындагы хезмәттәшлекнең ике як өчен дә файдалы булачагына ышаныч белдерде.
- Башкортстан - хезмәттәшлек өчен зур потенциалга ия төбәк. Без ышанычлы һәм уңайлы партнерларга шат һәм һәрвакыт әңгәмәгә ачык. Ышанам, Башкортстан Республикасы һәм Катар дәүләтенең актив хезмәттәшлеге күп өлкәләрдә үзара файда бирәчәк, - дип билгеләде Премьер-министр.