+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 октябрь 2020, 19:35

Нәтиҗәләр бар, өметләр югары

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың стратегик үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә башында төбәк җитәкчесе эшнең төп юнәлешләрен һәм якын киләчәккә бурычларны билгеләде."Июнь аенда Башкортстан Республикасының беренче Хөкүмәтенә 100 яшь тулды. Бу бик зур вакыйга булды, - диде Радий Хәбиров. – Без хәзерге җитәкчелекне һәм Хөкүмәт структурасын шактый озак формалаштырдык. Барыгызга да уңышлар телим.Безнең эш илебез һәм республика үсешенең катлаулы тарихи этабына туры килә. Коронавирус сынавы бик җитди. Инфекция бик тиз үсә, кешеләр авырый һәм үлә, сәламәтлек саклауга, социаль өлкәгә, икътисадка зур бурычлар йөкләнгән. Шуңа күрә безнең сәламәтлек саклауга һәрьяклап ярдәм итәргә, шул исәптән инфекциягә каршы көрәшнең алгы ягында булган табибларга тиешле түләүләрне сакларга кирәк.Октябрь башына табиблар 700 миллион сум акча алды, гәрчә башта бу максатларга төбәк бюджетында нибары 150 миллион сум каралган иде».Стратегик караш күзлегеннән, республиканың яңа Хөкүмәте, Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, үсеш хөкүмәте булып калырга һәм хәтта коронавирус шартларында да төп үсеш драйверларына көчләрне тупларга тиеш.«Бу, барыннан да элек, икътисад һәм инвестицияләр җәлеп итү. Бу өлештә билгеле бер уңышлар бар. Әмма башланган эшне туктатырга ярамый, икътисад өзеклекләрсез эшләргә тиеш, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.Тагын бер өстенлекле бурыч - гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, бигрәк тә кешеләрнең тормыш шартларын һәм сыйфатын яхшырту. Русия Президенты Владимир Путин үз указына әлеге проектлар турында үзгәрешләр кертте. Алар республика Хөкүмәте эшендә чагылырга тиеш.«Без коронавирус чорында туучылар санын арттыруда һәм үлүчеләр санын киметүдә билгеле бер кыенлыкларга юлыкканыбызны аңлыйбыз. Әмма кабул ителгән чаралар үз нәтиҗәсен бирә дип әйтә алам. Без юл-транспорт һәлакәтләреннән, янгыннардан, суррогат алкогольдән агуланулардан һәм башка сәбәпләрдән үлүчеләр санын шактый киметтек".Радий Хәбиров өстенлекле юнәлешләр арасында шәһәрләрне һәм авылларны үзгәртеп коруны да атады:- Быел без Уфада һәм башка торак пунктларда да күп проектларны гамәлгә ашырдык. Бу - юллар, ишегаллары, иҗтимагый мәйданнар. Әмма безнең финанс мөмкинлекләребезне ачык аңларга һәм кешеләргә безнең планнарны аңлатырга кирәк, - дип аңлатты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Без ишегалларында, подъездларда, скверларда тәртип урнаштырачакбыз дигән җитди йөкләмә алдык. Халык белән киләсе елга да киңәшләшергә, шулай ук шәһәрләребез һәм авылларыбыз үсешенә багышларга кирәк, - диде ул.Фото: "Башинформ"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың стратегик үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә башында төбәк җитәкчесе эшнең төп юнәлешләрен һәм якын киләчәккә бурычларны билгеләде.

"Июнь аенда Башкортстан Республикасының беренче Хөкүмәтенә 100 яшь тулды. Бу бик зур вакыйга булды, - диде Радий Хәбиров. – Без хәзерге җитәкчелекне һәм Хөкүмәт структурасын шактый озак формалаштырдык. Барыгызга да уңышлар телим.

Безнең эш илебез һәм республика үсешенең катлаулы тарихи этабына туры килә. Коронавирус сынавы бик җитди. Инфекция бик тиз үсә, кешеләр авырый һәм үлә, сәламәтлек саклауга, социаль өлкәгә, икътисадка зур бурычлар йөкләнгән. Шуңа күрә безнең сәламәтлек саклауга һәрьяклап ярдәм итәргә, шул исәптән инфекциягә каршы көрәшнең алгы ягында булган табибларга тиешле түләүләрне сакларга кирәк.

Октябрь башына табиблар 700 миллион сум акча алды, гәрчә башта бу максатларга төбәк бюджетында нибары 150 миллион сум каралган иде».

Стратегик караш күзлегеннән, республиканың яңа Хөкүмәте, Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, үсеш хөкүмәте булып калырга һәм хәтта коронавирус шартларында да төп үсеш драйверларына көчләрне тупларга тиеш.

«Бу, барыннан да элек, икътисад һәм инвестицияләр җәлеп итү. Бу өлештә билгеле бер уңышлар бар. Әмма башланган эшне туктатырга ярамый, икътисад өзеклекләрсез эшләргә тиеш, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Тагын бер өстенлекле бурыч - гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, бигрәк тә кешеләрнең тормыш шартларын һәм сыйфатын яхшырту. Русия Президенты Владимир Путин үз указына әлеге проектлар турында үзгәрешләр кертте. Алар республика Хөкүмәте эшендә чагылырга тиеш.

«Без коронавирус чорында туучылар санын арттыруда һәм үлүчеләр санын киметүдә билгеле бер кыенлыкларга юлыкканыбызны аңлыйбыз. Әмма кабул ителгән чаралар үз нәтиҗәсен бирә дип әйтә алам. Без юл-транспорт һәлакәтләреннән, янгыннардан, суррогат алкогольдән агуланулардан һәм башка сәбәпләрдән үлүчеләр санын шактый киметтек".

Радий Хәбиров өстенлекле юнәлешләр арасында шәһәрләрне һәм авылларны үзгәртеп коруны да атады:



- Быел без Уфада һәм башка торак пунктларда да күп проектларны гамәлгә ашырдык. Бу - юллар, ишегаллары, иҗтимагый мәйданнар. Әмма безнең финанс мөмкинлекләребезне ачык аңларга һәм кешеләргә безнең планнарны аңлатырга кирәк, - дип аңлатты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Без ишегалларында, подъездларда, скверларда тәртип урнаштырачакбыз дигән җитди йөкләмә алдык. Халык белән киләсе елга да киңәшләшергә, шулай ук шәһәрләребез һәм авылларыбыз үсешенә багышларга кирәк, - диде ул.



Фото: "Башинформ"


Читайте нас