Сибайда яңа казанлык төзү турындагы мәсьәлә күптән күтәрелгән иде.
Беренче чиратта, Сибай концерт-театр берләшмәсенең (филармония) яңа бинасын җылылык белән тәэмин итү проблемасын хәл итү таләп ителде. Моннан тыш, якындагы елларда әлеге территориядә барлыкка килергә тиешле кулланучыларны - Көрәш клубы һәм Урал аръягының «Фабрика будущего» бизнес-үзәге биналарын җылылык белән тәэмин итүне уйларга кирәк иде.
Агымдагы елның май аенда Сибайга эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет филармониясе янындагы участокта заманча блок-модульле объект төзү башлангычын хуплады.
Тышкы инженерлык челтәрләре белән 5 МВт/сәг егәрлекле газ казанлыгы Республика көне алдыннан эшли башлады. Ул инде филармонияне генә түгел, башка социаль объектларны – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен һәм "Хезмәт" стадионы карамагындагы биналарны да җылылык белән тәэмин итә.
Фото: Башинформ агентлыгы