16 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар җиңел сәнәгать өлкәсендә республика җитештерүчеләренә һәм тармак инвестицион проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм турында фикер алышты.
Сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев агымдагы елның тугыз аенда тармакның эше турында сөйләде. Әйтик, текстиль эшләнмәләренең сәнәгать җитештерүе индексы 92,9 процент тәшкил иткән.
Җиңел сәнәгать предприятиеләренә республика ярдәменең гомум күләме 150 миллион сумга җиткән. Аерым алганда, 46 компания - чимал һәм материаллар, 26 предприятие технологик җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләгән.
Коронавирус шартларында күп кенә республика җитештерүчеләре үз эшчәнлекләрен индивидуаль саклану чаралары – медицина битлекләре һәм костюмнары чыгаруга юнәлтте һәм әле дә Башкортстанның сәламәтлек саклау оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшли.
Республика Башлыгы, киңәшмәнең төп мәсьәләләренең берсе - Башкортстан Хөкүмәте формалаштырган чараларның нәтиҗәлелеген анализлау, аеруча предприятиеләрнең үзләре күзлегеннән, дип билгеләп үтте.
– Безнең төп бурыч - сезгә бу гаять катлаулы чорны узарга ярдәм итү. Бер-ике елдан соң без, барыннан да элек, актив көндәшлек сәясәте алып барган, базар өлешен киңәйткән предприятиеләргә ярдәм итәчәкбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ел ахырына Русиядә коронавирустан вакцина җитештерү башланырга тиеш. Киләсе елда без аны киң куллануга күчәрбез, һәм инфекция чигенер дип өметләнәм. Мин моны сезгә инде хәзер үк производстволарны диверсификацияләү турында уйларга кирәк дип әйтәм. Күпмедер вакытта без саклану чараларын – битлек һәм костюмнарны сатып алу күләмен киметәчәкбез. Үсешнең стратегик планнарын формалаштыра башлагыз.
Предприятие җитәкчеләре коллективларның санын саклап калырга, мәҗбүри түләүләрнең вакытында түләнүен тәэмин итәргә, производстволарны модернизацияләргә һәм җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек биргән дәүләт ярдәме чараларын югары бәяләделәр.
Фото: Башкортстан Башлыгы