+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 октябрь 2020, 07:35

Кече бизнес әйдәүче була аламы?

Тармакка ярдәм итү һәм үсеш перспективалары турында.

Тармакка ярдәм итү һәм үсеш перспективалары турында.

Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы кабул ителгән гомумдәүләт проектлары арасында “Кече һәм уртача бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм итү” дип аталганы мөһим урын алып тора. Шушы документтан күренгәнчә, 2024 елга кадәр ил күләмендә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллионга җиткерү күздә тотыла.
Бу сан әлеге күрсәткечтән 1,6 тапкырга күбрәк. Максатка ирешү өчен Русия Хөкүмәтенә эшчәнлекне теркәү, салым, кредитлау системаларына җитди үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.

Малтабарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проектында билгелән­гәнчә, төбәкләр икътисадын үстерү юнәлешендә кече бизнес мөһим тармак исәпләнә. Аның нәтиҗәлелеген үстерү өчен административ киртәләрне гамәлдән чыгару белән беррәттән, кече бизнеска анык ярдәм итү механизмнарын камилләштерергә кирәк. Гомум­дәүләт проекты кысаларында Башкортстанга әлеге тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум бүленәчәк.

Шуны ассызыклау мөһим, малтабарлык икътисадның мөһим тармагы һәм аны башка тармаклардан аерып карап гомум социаль-икътисади хәлне күз алдына китереп булмый. Ул гына да түгел, моңа кадәр үсеш нигезен тәшкил итәргә тиешле кече бизнесны үгисетү сизелде. Федераль үзәк дәрә­җәсендә дә, төбәкләрдә дә. Бу тармакка ярдәм итүгә дә, аңа карата чамасыз чикләүләргә дә кагылды. Хөкү-мәт бизнеска комачаулый торган нигезсез таләпләрдән кичекмәстән арынырга кирәк, дигән карарга килде ки-лүен. Чөнки бизнес алдындагы киртә-ләрне юк итү ил икътисады кискен сикереш ясасын өчен мөһим.

Кече һәм уртача бизнес, малтабар­лык турында сөйләгәндә төрле саннар китерәләр. Кайвакыт алар каршылыклы була. Башкортстанда, мәсәлән, пан­демиягә бәйле өзеклеккә кадәр, малтабарлык субъектлары 140 меңгә якын исәпләнә иде. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (414 меңгә якын кеше) эшли. Бу саннар үз­ләре үк ифрат зур икътисади мөмкин­лек турында сөйли. Әмма нәтиҗәле­леккә килгәндә, ул шактый түбән әлегә.

Башкортстанда 145 меңгә якын кече һәм уртача малтабарлык субъекты исәпләнә. Шуларның 677се кече, 367се уртача предприятие. 46 901 микропредприятие эшли. Барлыгы 86 103 шәхси эшкуар теркәлгән.

Әлеге вакытта тулай төбәк продуктында (ТТП) кече һәм уртача бизнес өлеше 31,8 процент тәшкил итә. Бу Русиядәге уртача күрсәткечтән 11,8 процентка күбрәк. Тәү карашка, Башкортстанда кече бизнесның хәле, башка төбәкләр белән чагыштырганда, күпкә яхшырак дигән фикер туа. Әмма кече һәм уртача бизнес торышы күп-төрле критерийлар белән бәяләнә. Әйтик, бер күрсәткеч буенча без илдә иң алда булсак, икенчесе буенча җитмешен­чедә булырга мөмкинбез. Мәсәлән, гомум халык санына карата кече һәм уртача малтабарлык белән шөгыль­ләнүчеләрнең күпмелеген карасак, нисбәт безнең файдага түгел. Безгә якын төбәкләрдә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр күбрәк. Шулай ук бездә инновацияле продукция җитеш-терү аксый. Русиядә кече бизнес әлеге продукциянең 1,6 процентын җитеш-терсә, Башкортстанда ул 0,6 процент кына.

Соңгы чорда Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров башлангычы белән кече бизнесны үстерүгә юнәлтелгән күпсанлы чаралар тормышка ашырыла. Федераль дәрәҗәдәге ведомстволар белән эшчәнлек активлаштырыла (мәсәлән, “Стратегик башлангычлар агентлыгы” белән). Башкортстан Башлыгы, әйтик, “Малтабарлык көне” форумы кысаларында бизнес вәкилләре, тармак эшчәнлеге өчен җаваплы ведомстволар җитәкчеләре белән очрашты. Ачыктан-ачык сөйләшү дәва-мын­да эшкуарлар үзләренең проблемаларын бәян итте, тәкъдимнәр белән чыкты, бизнес-эшләнмәләрен республика Башлыгы Хакимиятенә җиткерде. “Без икътисадның үсүен телибез, — диде Радий Фәрит улы. — Президент безнең алга куйган анык бурычлар бар. Малтабарлар социаль-икътисади үсешнең драйверы булырга тиешләр”. Республика җитәкчесе малтабарлыкка ярдәм итү буенча планнары һәм гамәлдәге эшчәнлек белән таныштырды. Ул, шулай ук, һәр район хакимияте башлыгының малтабарлык буенча урынбасары вазыйфасын булдырды.

Белгечләр фикеренчә, малтабарлык өлкәсендә хәлне уңай якка үзгәртү, бу тармакны чын мәгънәсендә үсеш юлына чыгару өчен, ким дигәндә, 7-10 ел вакыт кирәк булачак. Кече бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең күп төрле механизмнары бар. Әмма ул ярдәм һәркайда да тиешле дәрәҗәдә түгел һәм һәр теләгән малтабар ярдәмгә өмет итә алмый. Дәүләт­тән акчалата яисә салым ташламалары аша ярдәм алу процедуралары бик катлаулы. Төрле дәрәҗә власть органнары бу юнәлештә малтабарларга ышанычлы таяныч булырга тиеш.

Пандемия шартларында кече һәм урта бизнеска анык ярдәм итүгә кил­гәндә, республика Хөкүмәте бу җөм-ләдән комплекслы чараларны тормышка ашыра башлады. Шушы көн-нәрдә, мәсәлән, тармакка 418,4 миллион сум күләмендә ярдәм күрсә-теләчәге турында хәбәр ителде. Малтабарлыкны үстерү буенча дәүләт программасы турындагы карарның тиешле проекты республика Хөкүмәте Президиумы утырышында хупланды. Төбәк компанияләренә, атап әйткәндә, түбән-дәге ярдәм төрләре күрсәтелә: күп­профильле субсидияләр яңа эш башлаучы малтабарлар, гаилә бизнесы, социаль малтабарлык субъектлары һәм үз-үзен эш белән тәэмин итү өчен каралган; инвестиция максатларына — җиһазлар сатып алуга, лизингка түләүгә чыгымнарны һәм кредитлар буенча процент ставкаларын каплауга субсидияләр һәм башкалар.



Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас