Бүздәк юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы эшчәнлегендә төп өстенлек – сыйфат һәм төгәллек.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше катлаулы һәм җаваплы. Әлеге тармак алдына ел саен киң колачлы
бурычлар куела һәм Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе аларны уңышлы үтәп килә. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору – республикабызның икътисади хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Алар моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирүче автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Киң, тигез һәм такыр юлларның, асфальт җәелгән яңа урамнарның артуы – моның ачык дәлиле.
Районның бу тармак уңганнары бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эш алып бара. Трассалар һәм авыл юллары яңартылу һәм төзекләндерелү нә-тиҗәсендә халыкның яшәү шартлары яхшыра.
– Җәйге чорда исә район эчендә генә түгел, читтә дә юллар төзибез, төзекләнде-рәбез. Быел язга чыгу белән эшкә керештек. Территориаль заказ буенча Казаклар авылында 2,6 километр юл төзекләндерелде, Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлында 2,2 километр яңа асфальт җәел-де. Бүгенге көндә Бүздәк–Дәүләкән арасында юлның өске катламын төзекләндерү эшләре алып барыла, – ди идарә җитәкчесе Раил Фәррахов.
Башкортстанда авыл торак пунктларының үзәк урамнарын асфальтлауга юнәлтелгән “Туган урам” программасына ярашлы, Бүздәкнең Киров, Әхмәдиев урамнарына асфальт җәелгән.
Авыл юлларының төзек булуы халык яшәеше өчен зур әһәмияткә ия. Кешеләрнең иминлеге, тормышның көйле баруы юллар төзеклегенә дә бәйле. Муниципаль заказ юлчылар өчен аеруча зур әһә-мияткә ия. Мәгълүм булуынча, һәркем үз өендә тырышып хезмәт сала. Өйдә эш сыйфатына да таләпләр югарырак. Чөнки танышлар, күршеләр, туганнар, урындагы халык эшне кем башкарганын яхшы белә. Мәсәлән, быел Күзәй, Усман, Богады, Килем авылларында урамнарга вак таш җәелгән. Бу алдагы елларда биредә асфальт җәйгәндә ныклы нигез булып хәзмәт итәчәк, ди идарә хезмәткәрләре.
– Юлларны төзүдә һәм тө-зекләндерүдә, күләмнән тыш, сыйфат та мөһим. Аңлашыла, асфальт түшәлгән йөзләрчә чакрым юллар озак еллар хезмәт итәргә тиеш. Бу эшкә түгелгән акча, көч заяга китәргә тиеш түгел. Иң мөһиме – төзек юллардан йөрүчеләр канәгать булсын! – ди җитештерү-техник инженеры Айдар Котыев.
Бүздәк районының юл ремонтлау-төзү идарәсендә сыйфатка өстенлек бирәләр. Бу максатка бердәм һәм тату коллектив, югары технологияләр ярдәмендә ирешелә. Биредә җитештерелгән асфальтның югары сыйфатлы булуы турында көзгедәй такыр юллар сөйли. Асфальт түшәү, юлларны төзекләндерү бик күп төзелеш материалы таләп итә. Шуңа күрә бүздәклеләр кышын кар чистарту, техника төзек-ләндерү белән генә чикләнми. Тоткарлыксыз эшләргә мөмкинлек бирердәй ком, ком-таш катнашмасы әзерләнә. Асфальт-бетон заводының җитештерүчәнлек куәте тәүлегенә 300 тоннага җитә. Завод уңганнары Артур Кәлимуллин, Ранис Сәхәветдинов, Илнур Гөмәров, Данил Идрисов барлык тырышлыкларын сала.
Яңа технологияләр куллану, техниканың яңартылуы, хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыру, әлбәттә, эш күләмнәренә йогынты ясый. Идарәнең матди-техник базасы даими ныгытылып тора. Техника төзек булганда гына сыйфатлы юллар төзергә, кышын карны шундук тазартырга мөмкин. Бүздәк районының юл ремонтлау-төзү идарәсе бу юнәлештә дә күпләргә үрнәк була ала. Соңгы елларда предприятиенең техника паркы яңарыш кичерә. Техника яңартылып тора, грейдерлар, җиһазлар да иске түгел. Бу юнәлештә “Башкиравтодор” предприятиесе зур хәстәрлек күрә. Аңлашыла, сатып алу гына җитми, булганның кадерен белү дә зарур. Техниканы кышкылыкка куярга җылы корылмалар бүгеннән әзер. Кышын юлларны кардан чистарту техникасы да әзерлек сызыгында.
Төзелеш һәм юлларны ремонтлаудан тыш, аларны карап, тәртиптә тоту да төзүче-ләр өстендә. Ә тиздән җитәчәк кыш аларның эшендә иң катлаулы чор. Юлны вакытында чистарту һәм бозлавыкка каршы ком сибү – юл төзүчеләрнең көндәлек эшләре. Алар-ны кайчагында ял, бәйрәм көннәрендә дә, көндез дә, төнлә дә ашыгыч рәвештә башкарырга туры килә. Чөнки кар һәм яңгыр, билгеле булганча, теләсә кайсы вакытта яварга мөмкин.
Юл хезмәткәрләренең эше үзенчәлекле, ул елның теләсә кайсы вакытында физик һәм рухи киеренкелектә, үз-үзеңне аямыйча башкаруны таләп итә. Шуңа күрә бирегә эшкә үз һөнәренә бирелгән, кыен-лыкларны җиңеп, табигать көйсезлекләре белән көрәшергә сәләтле чын фидакарь кешеләр килә.
Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту һәм социаль тәэмин итү буенча даими эш-ләр алып барыла. Идарә хез-мәткәрләре заманча инвентарь һәм техника белән тәэмин ителгән, барлык эшчеләргә уңайлы кышкы һәм җәйге махсус киемнәр бирелә.
– Күренүенчә, бер көн дә тик тормыйбыз. Һәрвакыт эзләнәбез, алга карап яшибез. Кышкы чорда да эшле дә, ашлы да булачакбыз. Юлларны кардан чистартырга, тәр-типтә тотарга әзербез. Куәтле техника да, уңган егетләр дә һәрвакыт сафта, – ди җитештерү-техник хезмәт инженеры Айдар Котыев.
Заман шартлары яшь белгечләргә кырыс таләпләр куя. Кулына яңа гына диплом алучылар вакыт үтү белән бай тәҗрибәле, үз эшенең остасы булырга тиеш. Студент кайчан тәҗрибә туплый ала соң? Эшкә тотынмыйча, нечкәлек-ләргә ничек өйрәнсен? Бу сораулар һәрвакытта да эш тәкъдим итүчеләрне борчып бармый. Чөнки катлаулы мәсьәләләрне бүген һәм хәзер хәл итәргә кирәк. Ә менә Раил Фирдәүс улы, киресенчә, яшь белгечләрне колач җәеп каршы алучы җитәкче булып чыкты. Яшьләр дә бик теләп килә бирегә. Әйтик, Рамил Нәгыймов, Рәзил Юнысов, Руслан Янбухтин, Ләйсән Кашапова яшь булуларына карамастан, эшкә бик җитди карыйлар.
Предприятиенең уңышлы эшләве тәҗрибәле белгечләр һәм эшчеләрдән башка мөм-кин түгел. Югары сыйфат һәм нәтиҗәлелек нигезендә аларның белеме, осталыгы, җаваплылыгы ята. Бердәм коллектив, яңа техника эшне сыйфатлы итеп вакытында башкарырга мөмкинлек бирә.
Предприятие җитәкчесе бер төркем хезмәт алдынгыларын мактап телгә алды. Водительләр Данил Вилданов, Таһир Исламов, Марсель Нурисламов, Линар Мөфтахов үрнәкле хезмәт күрсәтә.
Тракторчылар Хәмит Зин-нәтуллин, Фәүриз Солтанов, Фирүз Муллаянов, Данис Шәйдуллин, Вадим Сәфәргалин, юл эшчеләре Артум Лукин, Айдар Акбашев, Фәнил Зыядинов, Рүзил Рөстәмов, Айнур Фәтхетдинов, токарь Алик Кин-җәкәев, автоэлектрик Алексей Кушилев иң катлаулы эшне дә җиренә җиткереп башкаралар. Предприятиедә хезмәт салучы башкаларның да хезмәте югары бәһагә лаек, шулай булмаса, мондый казанышларга ирешеп булмас иде.
– Бәйрәм көнендә юллар ремонтлау-төзү тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветеран-нарга тирән рәхмәтемне бел-дерәм. Алга таба да хезмә-тегездә иҗади уңышларга ирешергә язсын. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәла-мәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим, – диде Раил Фәррахов.
Юл төзүчеләр коллективы бердәм, булдыклы. Шуңа да планлаштырган эшләрен үрнәкле итеп башкарып чыгуларына шик юк. Аларга уңышлар юлдаш булсын!
Лилия Галина.
Бүздәк районы.