+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 октябрь 2020, 11:20

Бәйрәм белән, хәерчеләр!

17 октябрь – Халыкара хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне.

17 октябрь – Халыкара хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне.

1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 17 октябрьне Хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне дип игълан итте һәм барлык дәүләтләрне, илнең үзенчәлегенә бәйле рәвештә, хәерчелек һәм ярлылыкны бетерү белән бәйле конкрет чараларга багышларга чакырды.



"Хәерчелекне бетерү өчен көрәш - безнең заманның төп әхлакый принципларының берсе. Бу Халыкара хәерчелекне бетерү өчен көрәш көнендә мин барысын да бу көрәшкә кушылырга чакырам. Бергәләп без хәерчелекне бетерү эшендә реаль нәтиҗәгә ирешә алабыз”, - дигән иде БМО Генеральный секретаре 2006 елның 17 октябрендә.



Русия хәерчелекне бетерү юнәлешендә, төп параметрлар буенча халыкара таләпләрне үтәп, максатка ирешә. Бу хакта Русиянең тотрыклы үсеш максатлары турындагы БМО күзәтүендә әйтелә.



"Русия соңгы елларда уңай нәтиҗәләр күрсәтте, - диелә документта. - Русиядә төп параметрларга чиктән тыш хәерчелекне бетерү максатында ирешелде”.



Илдә хәерчелеккә каршы көрәш өлкәсендә алып барыла торган нәтиҗәле сәясәт 2024 елга ярлылык дәрәҗәсен ким дигәндә ике тапкыр киметүне күздә тота.



2018 елда илдә яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле халык өлеше 12,6 процент тәшкил итә иде.



ФОТО:pixabay.com.
Читайте нас