«Башкортстан йөрәге» туристик кластеры Стратегик башлангычлар агентлыгы оештырган экотуризмны үстерү буенча Бөтенрусия конкурсында өченче урынны алды.
Беренче урында - Камчатка проекты. Конкурста барлыгы 85 төбәк катнашты.
«Безнең өчен бу җиңү - тулысынча туристик кластер булдыру һәм республиканың көньяк районнарының икътисади үсешенә яңа импульс бирү өчен яхшы мөмкинлек. Бу территорияләр синхрон рәвештә үсәчәк, бер-берсен тулыландырачак. Урындагы халык әлеге зур проектта катнаша алачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк", — дип язган "Вконтакте" социаль челтәрендәге үз битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Ул туристик кластерның эшкуарлар һәм фермерлар өчен зур мөмкинлекләр ачачагына ышаныч белдерде.
«Алар кунакларны урнаштырачак, аларны ашатачак, экскурсияләргә йөртәчәк, аларга сувенирлар һәм экологик чиста продуктлар сатачак. Без территорияләребезне ел әйләнәсе Башкортстан, башка төбәкләр һәм илләр туристлары тутырыр дип уйлыйбыз. Кунакханәләр һәм туристлык инфраструктурасына өлеш кертергә әзер булган бизнесны безнең республикага чакырабыз. Без үз ягыбыздан эшкуарларга салым ташламалары, юллар һәм экотроплар төзү буенча ярдәм итәчәкбез», — дип язган республика җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, максат — Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге туристларны җәлеп итү үзәген булдыру һәм аның ярдәмендә Башкортстанның көньяк төбәкләре икътисадын үстерү.
Фото: Башинформ агентлыгы.