+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 октябрь 2020, 15:35

Уфада мирас объектлары статусына ия булган йортлар реконструкцияләнә

"Башинформ" агентлыгы тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, киләсе елда Уфада мәдәни мирас объектлары статусы булган өч йортның фасадларын капиталь төзекләндерү һәм реставрацияләү башкарылачак. Эшләр Октябрь проспекты, 3, 5 һәм 9 адреслары буенча планлаштырыла.

Сүз 1950 еллар башында проспектта төзелгән "сталинкалар" дип аталган иң беренче йортлар турында бара. Вакытлар узу белән биналарның фасадлары тузган һәм озак ремонтланмаган.

Ремонтны башкарырга тарихи фасадларның декоратив элементларын реставрацияләү проектын эшләү һәм килештерү процедурасы комачаулый, алар үзләренең аутентиклыгын тулысынча саклап калырга тиеш. План эшләү һәм мондый эшләрне башкару өчен закон буенча махсус лицензияле оешмаларны гына җәлеп итәргә мөмкин.

- Бу - проектлау этабыннан башлап һәм башкарылган ремонтны кабул итү процедурасына кадәр шактый катлаулы эш, - дип белдерде «Башкортстанның төбәк операторы» оешмасының генеральный директоры Павел Сафонов.

Быел республика башкаласында капиталь ремонт программасы кысаларында беренче тапкыр 1нче Май урамындагы йортлар фасадларын реставрацияләү башкарылды. Киләсе елда мондый төрдәге эшләр күләме шактый киңәйтеләчәк. Аңа Уфаның мәдәни мирас объектлары статусына ия 13 йорты кертелгән инде.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас