+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 октябрь 2020, 10:55

Районнарда юллар караламы?

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ишегалды территорияләрендә чокырларны ямау барышында агымдагы проблемаларны хәл итү буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ишегалды территорияләрендә чокырларны ямау барышында агымдагы проблемаларны хәл итү буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 16 октябренә республиканың автомобиль юллары буенча юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында 238 717 дефект санлаштырылган, аларның 218 346сы ремонтланган, бу 91 процент тәшкил итә.

- Шунысын да билгеләп үтәсем килә: кайбер муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында эшләр 100 процентка үтәлгән. Алар - 3 шәһәр округы һәм 14 муниципаль район, - дип ассызыклады Виктор Жульков.

Төзелеш сезоны 15 ноябрьдә төгәлләнә. Калган вакыт эчендә 100 процент нәтиҗәгә ирешү өчен юл катламының тагын 20 мең дефектын бетерергә кирәк.

Киңәшмәдә муниципалитетларның ишегалды территорияләрендә чокырларны ямау мәсьәләсен дә күтәрделәр. Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников мәгълүматы буенча, алты муниципалитет ремонтны төгәлләмәгән. Алар арасында Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләре һәм Туймазы, Уфа һәм Чишмә районнары бар.

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, территориаль заказ чараларын үзләштерү дәрәҗәсе буенча да фикер алышты. Быел муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары бюджетларына территориаль заказ кысаларында бүлеп бирелгән бюджетара трансфертлар күләме 11 миллиард сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 2 миллиард сумнан артык.

Андрей Назаров видеоэлемтә режимында әлеге күрсәткеч буенча артта калучы муниципалитет башлыклары белән аралашты һәм атна ахырына кадәр эшләр башкаруны тоткарлаучы подрядчылар белән тикшерергә кушты.

- Әгәр подрядчылар акчаларны үзләштерүне гарантияләмәсә, контрактлар өзеләчәк, - дип кисәтте Премьер-министр Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас