+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Октября 2020, 07:15

Алданганны дәүләт яклый...

“Миловский парк” мотлак төзелеп бетәчәк.

“Миловский парк” мотлак төзелеп бетәчәк.

Илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, Башкортстанда да торак төзелешендә темплар кимеде. Аналитиклар фикеренчә, киләчәктә төзелештә бәяләрне киметү, сыйфатны күтәрү чараларын күрергә, шәхси торак төзелешенә ярдәм итү өчен инфраструктураны җитезрәк сафка кертергә кирәк. Әйтергә кирәк, пандемия шартларында да төзелешнең туктап торганы юк. Өстәвенә, ипотека процентлары сизелерлек түбән төште. Әмма шунысын да билгеләргә кирәк: процентлар төшү торакка ихтыяҗны арттырды һәм шуның аркасында квадрат метрларның бәясе үсте. Төзүчеләр ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә алмый. Шулай ук алданган дольщиклар проблемасы да хәл итеп бетерүне көтә.


Төзелештә өлешләтә катнашу ысулы безнең илдә чагыштырмача күптән түгел кертелде. Чит илләрдә үзен аклаган һәм отышлы дип табылган бу ысулны Русия шартларында гадел дияргә тел әйләнми. Һәркем үз ягын кайгыртканга күрә, законнар камил булмаганлыктан, кешеләрнең ышанучанлыгы, төзүчеләрнең күрәләтә җавапсызлыгы аркасында алданган дольщиклар барлыкка килде. Төзелешне оештыручылар алдаган кешеләрнең проблемасын дәүләт хәл итәргә мәҗбүр булды.

Бүгенге икътисади хәл-шартлардан чыгып фикер йөртсәк, дольщиклар проблемалары тиз арада хәл ите-лергә охшамаган.

Ике ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәре һәм Уфа районы хакимиятләре хезмәткәр­ләре белән киңәшмә барышында алданган дольщиклар мәсьәләсен хәл итү буенча үз позициясен бәян иткән иде. Торак төзелешендә элекке хаталардан арынырга кирәклеккә басым ясады ул. “Безнең халык торакка мох­таҗ, еллар буе чиратта торалар. Уйланылмаган, җавапсыз карарлар нәтиҗәсендә Уфа шәһәрендә һәм районында бик күп алданган дольщиклар барлыкка килде. Безгә бик җитди проблема “мирас булып” калды. Аны хәл итү юнәлешендә эшләячәкбез. Дольщиклар буенча бурычларны каплаячакбыз, бу хакта мин ачыктан-ачык белдерәм. Кайчан һәм ничек – монысы икенче мәсьәлә. Без бу эшне озакка сузмыйча башкарырга тиешбез,” — дигән иде Радий Фәрит улы.

Төзелештә өлешләтә катнашу алымын тамырдан үзгәртү буенча 214нче Федераль законга зур үзгәрешләр кертелде. Аннан күренүенчә, дольщиклар акчасы банкта махсус исәптә саклана. Төзүчеләр исә эшләрне кредитлар исәбенә яисә үз акчаларына башкарып, фатирлар әзер булгач кына дольщиклар акчасы белән кредитларын яба һәм башка чыгымнарын каплый. Яңа схема 2018 елда гамәлгә куелды. Төзелештә өлешләтә катнашу алымы тәмам бетерелде.

Башкортстан җитәкчелеге алданган дольщиклар хокукларын яклау буенча федераль фондка Уфа районында “Миловский парк” торак комплексын төзеп бетерүне финанслауга гариза белән мөрәҗәгать иткән иде. Шушы көннәрдә федераль фонд “Миловский парк” торак комплексы буенча Башкортстаннан бирелгән гаризаны карады. “Миловский парк” дольщикларын торак белән тәэмин итү буенча уңай карар кабул ителде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

“Узган атнада 30 объект буенча карар кабул ителде, шуларның 28е “Миловский парк”ка керә: төзеп бете­ре-лергә тиешле 26 йорт, түләүләргә ике йорт”, — дип аң-латты Хөкүмәт вице-премьеры Рәиф Абдрәхимов. — Федераль фонд тарафыннан бүленәчәк акча күләме һәм төзелеп бетәсе объектлар саны буенча без Русия Федерациясе буенча икенче урында”.

Аның сүзләренчә, октябрьдә тагын 15 йорт буенча заявкалар каралачак, аларының нинди йортлар буенча икәнлеген вице-премьер аныкламады.

“Алданган дольщиклар — катлаулы проблема, аны хәл итү өстендә үз көчебез белән күпне эшләдек. Бигрәк тә “Миловский парк” кебек авыр объект буенча документлар әзерләгән коллегаларга рәхмәт белдерәсем килә”, — диде төбәк Башлыгы.

“Миловский парк”ны төзүче Уфаның “Килстройинвест” компаниясе 2020 елның февралендә банкрот дип рәсми рәвештә танылды. Аңа карата ярты елга конкурс производствосы процедурасы кертелде. “Миловский парк” проекты “Русия гаиләсе өчен торак” федераль дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла иде. Компания тарафыннан 1200 дән артык дольщик каза күрде. 2013 елдан 2017 елга кадәрге чорда 1,5 меңнән артык кеше, төзелештә өлешләтә катнашып, “Миловский парк” торак комплексында торак алырга исәп тоткан, әмма алар белән компания арасында тәзелгән килешүләрнең күпчелек өлеше буенча йөкләмәләр үтәлмәгән.



Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас