+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Октября 2020, 16:00

"Эшлисезме-юкмы?"

Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эшлекле киңәшмә үткәрде.

Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эшлекле киңәшмә үткәрде.

Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Баймак районының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча йөкләмәсен үтәү барышы тикшерелде. Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.



Баймак районында берничә социаль объект төзү графигы каралды. "Графское" күлендә ел әйләнәсе этнографик юнәлештәге балалар сәламәтләндерү лагере төзелеше планлаштырылган. Темәс авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк. Шулай ук Карагайлы елгасы аша күпер төзекләндереләчәк. Әлеге объектларны тапшыру вакыты - 2021 ел. Проект эшләре тәмамланганнан соң, төзүчеләр Баймакта сменага 300 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасын һәм район үзәгендә боз аренасын төзүгә керешергә планлаштыра.



Андрей Назаров Финанс министрлыгына һәм профильле министрлыкларга финанслау чыганакларын эзләргә кушты.



Премьер-министр ягыннан Капиталь төзелеш идарәсе (УКС) һәм Иске Сибайда мәктәп төзелешендә генподрядчы оешма эше җитди тәнкыйтькә дучар булды. Төзүчеләрнең төзелеш материаллары җитмәүгә дәлилләре ышандырырлык түгел.



- Дөресен генә әйткәндә, мин бу объекттагы кебек җитешсезлекләрне күптән күрмәдем, – дип ачуланды Андрей Назаров. - Күп кенә объектлар буенча сораулар бар, әмма Иске Сибайда мәктәп төзелешенә аерым дәгъва бар. Шәхсән үзем төзелештә булып, УКСтан һәм подрядчы оешмадан темпны тизләтүләрен сорадым. Нәтиҗәдә, объекттагы эшләр - ноль. Бюджеттан акча вакытында бүленә, ә эшләр алып барылмый. Эшлисезме-юкмы? Юк икән, башка генподрядчы табачакбыз.



Андрей Назаров УКС җитәкчесенә кичекмәстән төзелешкә чыгарга һәм шәхсән урында аның тәмамлануын контрольдә тотарга кушты. Шулай ук Премьер-министр бүлеп бирелгән акчаларны үзләштермәгән очракта, киләсе елга лимитлар кыскартылачак, дип хәбәр итте.



- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның йөкләмәсе үтәлергә һәм халыкка вәгъдә ителгән социаль объектлар төзелергә тиеш, – дип нәтиҗә ясады Премьер-министр.



Фото: правительстворб.ру
Читайте нас