Иске Сибай авылында мәктәп төзү графиктан калыша.
Проблема Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровта узган эшлекле киңәшмәдә күтәрелде (видеоэлемтә режимында узды).
Иске Сибай мәктәбе 2019 елның кышында авария хәлендә дип табылды, шуннан соң мәктәп укучылары Сибайга йөреп укый башладылар. Июль аенда иске бинаны сүттеләр, аның урынында Уфаның «Империя» җәмгыяте генподрядчысы яңасын төзи башлады. Объектны киләсе ел ахырына тәмамлау планлаштырыла. Аның бәясе - 363,54 миллион сумнан артык.
Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Флүр Миназов сүзләренчә, процессны тизләтү өчен ведомство подрядчыга эшчеләр белән ярдәм итте - Сибай колледжы 15 студентын эшкә җәлеп итте. Подрядчы сүзләре буенча, әлеге вакытта алар графиктан ике атнага калышкан.
- Үзем шунда булдым, карадым, эшне тизләтүне сорадым. Фотоларны миңа җибәрүләрен сорадым: эш - ноль, кешеләр - юк. Миңа нинди студентлар турында сөйлисез? Бу шабашкамыни, әлеге объект өчен түләмибезме әллә? Проектлаучылар үз эшләрен дөрес башкармаган. Проекттан аерма дистәләгән һәм йөзләгән тапкыр! Төзәтмәсәләр, без алар турында мәңгегә онытачакбыз, мондый сүзләрне ишетәсем килми. Әгәр подрядчының объекты күтәрелә башламаса, димәк, Башкортстанда бер генә төзелештә дә алар булмаячак! - дип белдерде Премьер-министр.
Фото: Башинформ агентлыгы