Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә килеп туган хәлнең тулаем икътисад торышында чагылыш табуын барысы да аңлый. Шуңа күрә республика Хөкүмәте эшчәнлегендә сәнәгатькә ярдәм итү мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, хәзерге вакыт катлаулы, әмма җәмгыятьтә нинди генә хәл булмасын, икътисад эшләргә тиеш.
Башкортстанда эш һәм сәнәгать үсеше өчен потенциал пандемия башланганчы ук салынган иде. Соңгы вакытта гына махсус икътисади зона, 5 технопарк, 10 индустриаль парк эшли башлады (аларда 112 резидент эшли, 4200 яңа эш урыны булдырылган). Республика Хөкүмәте ярдәмендә безнең илдә иң яхшыларның берсе дип табылган Сәнәгать үсеше фонды эшләвен дәвам итә.
Җитештерү базарында үз позицияләрен саклап калып кына калмыйча, үсешен дәвам итүче предприятиеләрнең берсе - Белореттагы " Урал пружиналар заводы" җәмгыяте. Аның инвестиция проекты - илнең әйдәп баручы автомобиль предприятиеләре өчен рессораның барлык төрләрен җитештерү буенча «Рессора» НПФ» җәмгыятен төзү - Хөкүмәт ягыннан ярдәм алды, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусы һәм төбәкнең өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде.
Анда "Рессоралар җитештерүне оештыру" проекты узган елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның төп идеясе Русия предприятиеләрен, транспорт чаралары җитештерүчеләрен тәэмин итүдә, көндәшле бәяләр буенча транспорт чаралары өчен сыйфатлы автокомпонентлар җитештерү, Европа базарына чыгу, шулай ук Белоретта яңа эш урыннары булдыру.
Белореттагы предприятие мисалында без Башкортстанда уздырыла торган икътисади сәясәтнең предприятиеләргә үз җитештерү бурычларын уңышлы хәл итәргә, тотрыклы эшләргә мөмкинлек бирүен күрәбез. Кыенлыкларга карамастан, төбәк икътисадының перспективалары уңай.
Фото: "Белорецкий рабочий" сайтыннан