+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 октябрь 2020, 08:50

Халык фикере – беренче урында!

Уфаның Ульяновлар урамында иске фонтан тергезелде.

Уфаның Ульяновлар урамында иске фонтан тергезелде.

Соңгы вакытта Уфада искергән паркларга, ял итү урыннарына җитди игътибар бирелә, аларда моңа кадәр күрелмәгән колачлы төзекләндерү эшләре җәелдерелде. Күптән түгел Ульяновлар урамындагы ташландык хәлдәге фонтанга да яңа сулыш өрделәр. Ул Сталин чорында ук төзелгән, әмма соңгы елларда урындагы халык аны чүп савыты сыйфатында файдаланган. Реставрация проекты “Башкортстан ихаталары” программасына кергән.

Гомумән алганда, “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында Уфада 34 йорт ишегалды территория­сенең 14е төзекләндерелгән. Башкаларында да эшләр дәвам итә, һәм алар төрле әзерлек дәрәҗәсендә. Күптән түгел шәһәр хакимиятенең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенең муниципаль сатып алулар бүлеге җи­тәкчесе Виталий Гнездилов ишегал­ларының берсендә булып, төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерде.

Әлеге ихата территориясе Гагарин урамындагы 74, 74/2 һәм Яр буе урамындагы 69, 69/1, 71нче йортлар арасында. Программа кысаларында биредә гомум мәйданы 21 мең квадрат метр булган асфальт яңартылган, 3 балалар – уен һәм 2 спорт мәйданчыклары булдырылган, тышкы яктырту һәм видео­күзәтү системалары җиһаз­ландырылган, 5,3 мең квадрат метр яшеллән­де­релгән.

Хакимият вәкиле билгеләп үткәнчә, объектта эшләрнең төп күләме сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта башкарылган. Ә иң мөһиме – йортларда яшәүчеләрнең теләк­ләре исәпкә алынган.

Ульяновлар урамында программа кысаларында яңа асфальт салынган, парковка урыннары һәм җәяүлеләр юллары булдырылган, балалар мәйданчыклары алыштырыл­ган һәм Ульяновлар урамындагы 35-39нчы йортлар ихаталарында видеокүзәтү камералары, яңа фонарьлар куел­ган. Мәгълүм булуынча, фонтанны 8 сентябрь көнне ачтылар.

– Энтузиастлар бу ишегалдындагы иске фонтанны төзекләндереп кенә калмыйча, умарта стилендә якын-тирә территорияне дә үзгәртергә булдылар. Ишегалдында кәрәз рәвешендә ике метрлы инсталляция, ясалма газон белән капланган металл каркастан аю фигурасы урнаштырылган, дизайнер фонарьлары һәм эскәмияләр куел­ган. Ә фонтанны бал кортлары фигурасы бизәде, – дип аңлатма бирделәр районның торак хуҗалыгы идарәсендә.

Шунысы куанычлы: фонтаннан ерак түгел балалар мәйданчыгы да эшләнгән. Яшь гаиләләр бирегә балалары белән ял итәргә килергә ярата. Иң мөһиме – барлык эшләр дә биредә яшәүче кешеләр фикерен исәпкә алып башкарыл­ган.

– Әлбәттә, без йорт ишегалды эшләнүенә бик шат. Аеруча балалар сөенде. Аларга төзекләндерү эшләре дә, куел­ган фигуралар да ошый. Балалар мәйданчыгының бер минут та буш торганы юк. Анда һәрвакыт балаларыбыз күңел ача, уйный. Республика җитәкчелегенә безнең Черниковка төбәгенә игътибар биргәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Моңа кадәр бездә бу кадәр дә зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылмады, – диде биредә яшәүче Ирина Саяпова.

Гомумән алганда, быел “Башкортстан ихаталары” программасын тормышка ашыру кысаларында 380 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырылган. Бу максатларга 1,77 миллиард сум тотыныл­ган. Шулардан 1,67 миллиард сум – республика бюджетыннан, 83,5 миллионын муниципалитетлар финанслый, 16,7 миллион сум – торак милекчеләре акчасы.

Моннан тыш, программа кысаларында ишегалларында юл ремонтланачак, шулай ук 1000нән артык юл чокырлары төзәтеләчәк. 15 мең парковка урыны эшләнәчәк, шуларның 8 меңе – Уфада.

Әйе, агымдагы елда республика башкаласында гаять колачлы төзекләндерү эшләре башкарыла. Элек бер елны да Уфаны төзекләндерүгә бу кадәр акча бүленмәгән. Димәк, башкалабыз күркәмләнә һәм киләчәктә Европа илләре шәһәр­ләре белән тиңләшер­лек булачак.



Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас