+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 Октября 2020, 19:05

Мөһим проектлар хупланды

Бүген Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматында онлайн-киңәшмә үткәрде.

Бүген Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматында онлайн-киңәшмә үткәрде.
Кыйгы районындагы кошчылык фермасы базасында «БиоТехТугузлы» заманча кошчылык комплексы булдыру турында проект кураторы, эшкуар Динар Әхмәлетдинов сөйләде. Инвестор бройлер чебешләр үстерү өчен корпуслар төзергә, елына 3 миллион йомырка җитештерергә планлаштыра. Инвестицияләрнең гомум күләме - 260 миллион сум. Комплекс 39 яңа эш урыны булдырачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров проектның район өчен мөһимлеген билгеләде. Икътисади хәл авыр булуга карамастан, агросәнәгать комплексын үстерүгә ярдәм бүленәчәген ассызыклады.
Уфа районында эшкуар Илдус Ильясов, 210 миллион сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итеп, юл буе сервисының өч объектын төзергә ниятли. М5 «Урал» трассасы, «Уфа – Ырынбур» һәм «Уфа – Шакша» автомобиль юллары буенда урнашкан комплексларда кунакханәләр, сәүдә һәм туклану оешмалары, көнкүреш хезмәтләндерү пунктлары булачак. Бу 100дән артык эш урыны булдырачак.
Киңәшмәдә катнашучылар бу башлангычны хуплады. Башкортстан Башлыгы проектны тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләрен ике айдан тәкъдим итәргә кушты.
Стәрлетамак районындагы “Алга” аерым икъисади зонасында юл билгеләре өчен буяулар һәм салкын пластик җитештерү буенча завод төзү проектын “Вектор” компаниясе генеральный директоры Александр Петяйкин тәкъдим итте.
2016 елда компания юл билгеләре әзерләгән, быел автомобиль юлларында хәвефсезлекне арттыру буенча төбәк һәм федераль программалар кысаларында юллардагы горизонталь билгеләр өчен термопластик җитештерә башлаганнар.
500 миллион сум инвестиция кертеп, инвестор республика нефтехимия заводлары чималын кулланып, заманча җитештерү линиясен төзиячәк. Компания технология җиһазларын китерү һәм билгеләрнең инновацион составын тикшерү буенча сөйләшүләр башлаган.
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/136747.html
Читайте нас