- Белмим, әгәр предприятие җитәкчелеге автотранспорт предприятиесе аша алып килү мәсьәләсен хәл итмәсә, мин ике кечкенә бала белән эшли алыр идем микән. Без бит пандемия вакытында бер генә көнгә дә тукталмадык, бер генә көн дә җиңел булмады, - дип сөйли ханым.
Предприятие хезмәткәрләре белән хезмәт көннәре турында сөйләшкәндә барысы да эшләү мөмкинлеге өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Предприятие хәтта пандемиянең иң кызган чагында да бер генә көнгә дә туктамаган. Коллектив өчен бу мәсьәлә актуаль. Чөнки хезмәткәрләрнең кырык проценты - үз балаларын төп һәм бердәнбер туендыручы хатын-кызлар.
- Эш булмаса, нишләремне дип күз алдына да китерә алмыйм. Ике тапкыр бирелгән дәүләтнең ун меңе дә зур ярдәм булды. Мин бу акчага балаларга кышкы кием-салым сатып алдым. Безгә әле туган предприятие дә ярдәм итте. Бер тапкыр - дүрт мең сум, икенче тапкыр өч мең сум акча бүлеп бирделәр. Ә җиңел сәнәгать көненә премия алдык, - дип дәвам итә Юля.
- Өч балам бар, ирем вахтада эшли. Олы улым үзе дә акча эшли. Шуңа да карамастан, гаилә бюджетында минем хезмәт хакы мөһим урын алып тора, - дип сүзгә кушыла икенче цехның тегү җиһазлары операторы Гөлшат Харрасова. - Үз йортыбызны төзибез. Ике бала мәктәптә укый әле. Өлкәненә дә ярдәм кирәк.
- Хатын-кызларны аңларга була. Хәтта күп кенә кияүдәге хатын-кызлар да язын үз гаиләләрендә бердәнбер туендыручылар булып калды. Кайбер ирләр
төрле сәбәпләр аркасында эшсез калган, - дип сөйли предприятие директоры Фәйрүзә Степаненко. - Күпмедер вакыт эчендә хезмәт хакының бер өлешеннән мәхрүм калу - ул айсбергның югары ноктасы гына. Предприятие туктатылса, заказчыларның шактый өлешен югалтыр идек. Изге урын буш тормый, тиздән башка тәэмин итүчеләр дә табылыр иде. Җиһазларны да озак вакытка туктатырга ярамый. Теләүчеләргә үзизоляциягә китәргә тәкъдим иттеләр. Сигез кеше риза булса да, алар да тиз генә кире әйләнеп кайтты.
Бүген "Эшче кием комбинаты" компаниясе системасында иң эреләрдән саналган Учалы тегү фабрикасы Башкортстанның әйдәп баручы җиңел сәнәгать предприятиеләренә карый. Эшчеләр санының 92 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Вахта ысулы белән 20 кеше эшли. Аларга эшкә кадәр йөрү өчен түләнә. Үзенең тулай торагы да бар.
Хәзерге катлаулы шартларда да предприятие тотрыклы эшли. Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткечләре арткан. Уртача хезмәт хакы 27-28 мең сум тәшкил итә, бу узган елгыдан югарырак.
Эшләнмәләрнең ассортименты шактый киң - җәйге һәм кышкы кием-салым төрле ведомство, сәнәгать предприятиеләре, медицина һәм белем бирү учреждениеләре, аучылар һәм балыкчылар өчен, шулай ук мәктәпкәчә һәм санатор-курорт оешмалары өчен йомшак инвентарь. Продукциянең төп заказчысы - Русия тимер юллары.
- Мондый хәл беркайчан да булганы юк иде, быел фабриканың «Роснефть»тән заказы зур. Октябрь ахырына кадәр 6600 данә кышкы костюм, ә ел ахырына нефтьчеләр өчен 26 мең данә җәйге костюм тегәргә тиешбез. Күз алдыгызга китерегез әле, мондый дәрәҗәдәге заказчыларны югалтсак, – дип дәвам итә Фәйрүзә Степаненко.
«Эшче кием комбинаты» ел саен җитештерүне техник яктан яңадан коралландыруга шактый акча кертә. Машиналар паркын заманча югары технологияле җиһазларга алыштыру бара.
Предприятие акрынлап киңәя бара. 2014 елда биредә 200 эш урыны булган тагын бер тегү цехы ачылды. 2020 елның маенда бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерү буенча өстәмә цех эшли башлады. Моның өчен 24,5 миллион сумлык линия сатып алынган.
- Өч сменада эшлибез. Һәр сменада ун кеше эшли. Сменага 60 мең битлек җитештерәбез, - дип сөйли смена җитәкчесе Татьяна Икрамова.
- Республика җитәкчелеге Башкортстанның җиңел сәнәгать предприятиеләренә, шул исәптән безнең комбинатка да яхшы ярдәм күрсәтә. Чимал һәм җиһазлар сатып алуга субсидия алдык. Сәнәгать үсешенә булышлык итү фонды ярдәме белән бер тапкыр кулланыла торган битлекләр ясау өчен җиһазлар сатып алынды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фабрикада язгы пандемия вакытында бер генә кеше дә салкын тидермәде, шул ук вакытта ковид йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәде. Болар барысы да хәвефсезлек буенча кабул ителгән катгый чаралар нәтиҗәсе. Штатта медицина хезмәткәре бар. Шушы көннәрдә медицина инспекторы да барлыкка килде, - дип сөйләде җитәкче.
Әнисә Янбаева.