Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак районына эш сәфәре барышында «Стерэкс Пак» предприятиесендә булды.
Анда ул асептик төргәк җитештерү технологиясе белән танышты, шулай ук республика җитештергән төзелеш һәм коммуналь техника үрнәкләрен карады.
"Стерэкс Пак" ачык мәйданчыгында "Кызыл пролетарий" Стәрлетамак заводы чүп ташучы машина модельләрен тәкъдим итте. Бу техниканы инвестицион программа кысаларында чит ил партнерлары - ELEM HI-TECH CH CORPORATION Кытай компаниясе һәм MUT Австрия фирмасы ярдәмендә әзерләгәннәр. Моннан тыш, предприятие серияле нефть промыселы җиһазлары, шулай ук сәнәгатьнең төрле өлкәләре өчен стандарт булмаган җиһазлар чыгара.
Тагын бер республика җитештерүчесе, Ишембайның "Инман" заводы төрле йөк күтәрү җайланмаларын күрсәтте. 2011 елдан предприятие Австриянең PALFINGER концерны составына керә, ил базарында иң эре җитештерүчеләрнең берсе. 2019 елда "Инман" җәмгыяте куәтләрне модернизацияләү проектын эшләтеп җибәрде, аңа инде 270 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде. Аны гамәлгә ашыру турында инвесторлар 2018 елның ноябрендә "Инвестиция сәгате" утырышында килеште.
Импортны алыштыру өлкәсендә «Стерэкс Пак» җәмгыяте инвестпроекты, республиканың Инвестиция комитеты раслаганнан соң, 2019 елда Стәрлетамак районының Олы Куганак авылында старт алды. Бу - азык-төлек сәнәгате өчен күп катламлы асептик төргәк чыгару заводы төзелеше. Инвестицияләрнең гомум күләме 1,8 миллиард сумнан артып китә.
Предприятиенең генеральный директоры Дмитрий Голобородкин аңлатканча, заманча продукциягә Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республика өстәмә рәвештә эчке базарда ихтыяҗны киңәйтүгә ярдәм итәчәк.
Биредә үк Радий Хәбиров һәм Дмитрий Голобородкин республика Хөкүмәте һәм "Стерэкс Пак" арасында инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында килешүгә кул куйдылар.