+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 октябрь 2020, 09:15

"Эшне активлаштырыгыз!"

Бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан ихаталары» программасы үтәлешен тәнкыйтьләде.

Бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан ихаталары» программасы үтәлешен тәнкыйтьләде.

Төбәк җитәкчесе белдергәнчә, эшләр графиктан артта калыша.



«Мин ихаталар буенча эшләрне активлаштыруыгызны сорыйм, чөнки артта калу бар. Без Уфаны тикшердек, башка кайбер шәһәрләрдә дә шушы хәл күзәтелә. Әйдәгез, бу эшне төгәллик. Әлегә һава торышы яхшы, әмма болай дәвам итә алмый. Һәм бу эшкә акрынлап йомгак ясарга кирәк", - дип белдерде Радий Хәбиров.



Исегезгә төшерәбез, «Башкорстан ихаталары» программасы берничә елга исәпләнгән. 2024 елга кадәр республикада 2 мең 93 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Элегрәк Радий Хәбиров эшләрнең барышын, шулай ук аларның үтәлешен тәнкыйтьләгән иде инде.



Социаль коммуникацияләр идарәсе начальнигы Елена Прочаковская сүзләренә караганда, төзекләндерүдәге проблемаларга карата шикаятьләрнең иң күбе «Башкортстан ихаталары» программасы гамәлгә кертелгән вакытка туры килгән.



Фото:ufa.vibirai.ru
Читайте нас