+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 октябрь 2020, 06:25

Агыйделнең күперләре – киң булыр үтүләре!

Аларның яңасында эшләр яртылаш тәмамланган.

Аларның яңасында эшләр яртылаш тәмамланган.

Башкортстан башкаласында Воровский урамы башланган урында Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзү дәвам итә. Аны төзү “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елның июлендә башланган иде. Хәзерге вакытта эшләр график буенча бара, артта калу юк.

Әлеге вакытка эшләр яртылаш төгәлләнгән инде. “Бүгенгә 5нче терәк тулы күләмдә урнаштырылган, әле 6нчы һәм 7нче терәкләрне кору алып барыла”, дип хәбәр итте “Уралмостострой” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Василий Чекуров.

Ул, шулай ук, төзелеш материаллары белән тәэмин итү проблемасы булмавын билгеләп үтте. Бу металл конструкцияләрен китерүгә дә кагыла.

– 6000 тонна төп металл конструкцияләрнең һәм ярдәмче конструкцияләрнең 3800 тоннасы участокка куелган, – дип хәбәр итте Василий Чекуров. – Бүгенге көндә 3000 тонна металл конструкциясе ныгытылды.

Яңа күперне төзү расланган график буенча ике сменада алып барыла, эшләр ял һәм бәйрәм көннәрендә дә туктамый. Хәзерге вакытта объектта 270кә якын төзүче эшли.

Күпер төзүчеләр билгеләп үткәнчә, әлеге күпер уникаль, чөнки ул гамәлдәге 1956 һәм 1993 елларда төзелгән ике күпер арасында, транспорт хәрәкәтен чикләмичә алып барыла.

– Элек бу урында агач күпер урнашкан булган. Фундамент төзегәндә без әлеге иске күпер элементларына юлыктык, – ди 30нчы күпер төзү

участогы начальнигы Дмитрий Сережкин.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, инде киләсе елда ук 688 метр озынлыктагы яңа күпер кичүе буенча “Уфа — Аэропорт” юнәлешендә өч полоса буенча берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Шуннан соң 1956 елда төзелгән иске күпер терәкләрне ныгыту һәм корылмаларны алыштыру өчен реконструкциягә ябылачак.

Белгечләр билгеләвенчә, бу күперне реконструкцияләү күптән кирәк иде. Яңа объект юл тыгыннарын 30 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк.



Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас