Бүген Уфада 20нче Русия энергетика форумы һәм Урал энергетикасының 26нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
Аны тантаналы ачуда Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрының беренче урынбасары Тимур Герасимов, һөнәри энергетика берлекләре һәм ассоциацияләр җитәкчеләре, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты.
Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, пандемиягә карамастан, Русия энергетика форумы барыбер бик күп катнашучылар җыя алды. Чөнки бу форумның традицияләре бик көчле һәм республика һәрвакыт энергетика һәм энергоэффектив традицияләре белән дан тота. Стәрлебаш кояш электр станциясен тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү форумның иң якты вакыйгаларның берсе булды. Проектның инвестицияләр күләме 3,4 миллиард сум тәшкил иткән һәм анда 12 яңа эш урыны булдырылган.
Күргәзмәдә илнең 14 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Чувашия, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан, Красноярск краеннан, Свердловск, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Русиянең башка субъектларыннан 70тән артык энергетика һәм электротехника җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр катнаша.
Форумда, шулай ук, электромобильләр өчен электр станцияләренең зарядка инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе дә каралды. Русия энергетика форумы чаралары катнаш форматта - форум мәйданчыгында да, онлайн-видеоконференцэлемтә аша да спикерлар катнашлыгында уза.
- Мин бүген дискуссиядә катнашучылар алдында торучы барлык бурычларның уңышлы үтәләчәгенә ышанам, - диде Александр Сидякин, сессиядә катнашучыларны сәламләп.
Форум кысаларында өч көн дәвамында Русиянең 12 шәһәреннән - Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Иркутск, Чиләбе, Махачкала, Чабаксар, Екатеринбург, Самара, Саратов, Пермь, Уфадан 150дән артык спикер катнашлыгында 20 тармак секциясе узачак. Шулай ук, форум эшендә онлайн-режимда Германия һәм Швейцария экспертлары катнаша.
Шуны да билгеләргә кирәк: күргәзмә һәм форум кысаларында катнашучылар һәм килүчеләр өчен моңарчы күрелмәгән саклык чаралары үтәлә, болар - температураны үлчәү, битлек-перчатка режимы, барлык өслекләрне дезинфекцияләү һәм башкалар.