Яхшы юллар - ул халыкның тормыш уңайлылыгы һәм иминлеге, икътисадның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге һәм төбәкнең уңышлы үсеше нигезе.
Башкортстанның юл тармагы өчен агымдагы ел соңгы вакытта иң нәтиҗәлелесе булды. Бу финанслауны арттыру аркасында мөмкин булды.
Быел Уфада гына да 70 чакрымнан артык шәһәр урамы капиталь ремонтланачак. Башкаланың Дим районында Дагстан, Правда, Левитан урамнарындагы юл полотносын тулысынча яңартканнар.
Дагстан урамы - шәһәрнең иң күп йөкләнешле урамнарының берсе. Уртача алганда, бер сәгать эчендә аннан кимендә 500 машина уза. Юлны реконструкцияләү кирәклеге турында сөйләшүләр күптән барды, әмма төрле сәбәпләр аркасында ремонт кичектерелде.
«Дим районын төзекләндерү хезмәте» оешмасына агымдагы чокырларны ямау, күпсанлы чокырларны бетерү өчен күп көч һәм акча сарыф итәргә туры килде. Район халкыннан да, кунакларыннан да күп шикаятьләр ишетергә туры килә иде. Агымдагы ел башында әлеге хәлләрне исәпкә алып, шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирелгән, һәм ике ай эчендә Дагстан урамының 850 метр озынлыктагы юл полотносы яңартылган: тамгалар төшерелгән һәм юл кырыйларына бордюр кую планлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: якын киләчәктә Дагстан урамы тулысынча реконструкцияләнәчәк һәм дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк.
Дим районының борынгы урамнарының берсе - Левитан урамын ремонтлау «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булган. Хәзер урам буйлап йөрү машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә уңайлы. 10 856 квадрат метр мәйданда ремонт барышында эшчеләр асфальтның яңа катламын җәйгән, тротуарларны яңарткан, юл һәм тротуарлардагы борт ташларын алыштырган. Моннан тыш, бу участокта яңартылган юл билгеләре куелган һәм юл тамгасы термопластик белән төшерелгән.
Иң зур объектларның берсе - районның үзәк Правда урамы. Участокның озынлыгы - 1,58 чакрым. Юлның бу участогы, барыннан да элек, аерым социаль әһәмияткә ия. Биредә балалар поликлиникасы, дәваханә, шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрү мәйданчыгы урнашкан. Хәзер исә Правда урамының юл полотносы искиткеч хәлдә, барлык кирәкле таләпләргә туры килә. Юл төзүчеләр, дөрес файдаланган очракта, яңа катлам ким дигәндә ун ел хезмәт итәчәк, дип ышандыра. Фото: