+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 октябрь 2020, 10:40

Уфада юл тамгаларына аеруча игътибар бирелә

Горизонталь юл тамгасы, беренче чиратта, юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый, шуңа күрә муниципалитет тарафыннан аны вакытында төшерүгә зур игътибар бирелә. Быел юл хезмәтләре сезон ахырына 250 мең квадрат метрга якын юл тамгасы салган. Бу узган елдага караганда 1,8 тапкыр күбрәк.

Тамга машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килүне булдырмый калырга ярдәм итә. Белгечләр фикеренчә, ул якты булырга, начар һава торышы вакытында да аерылып торырга тиеш, шуңа күрә ГОСТның гамәлдәге нормаларын исәпкә алып төшерелә. Аерым алганда, Уфада юлчылар өч төрле материал – буяу, термопластик һәм салкын пластик куллана.

- Быел күп кенә участокларда юл катламы яңартылды. Ремонт ясалганчы, киеренке хәрәкәтле урамнарда, әйтик, Менделеев урамында, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатларында башта буяу белән буядылар, ә ремонт тәмамланганнан соң термопластик барлыкка килде, - дип билгеләп үтте Уфа хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы урынбасары Гафур Клызбаев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ремонтланган юлларның барлык 57 участогында да тамгалар термопластиктан ясалган, ул тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләргә яхшырак күренә, яктылыкны чагылдыруның яхшыртылган характеристикалары һәм чыдам булуы белән аерылып тора.
Фото: www.ufacity.info сайтыннан

Читайте нас