Катар дәүләте Илчесе Фахад бән Мөхәммәд Әл-Атыйя Уфада "Халыкара бизнес атнасы"нда катнашырга планлаштыра. Очрашу барышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Катарның Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фахад бән Мөхәммәд Әл-Атыйя шундый килешүгә килделәр.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән мин Катар делегациясен безнең «Халыкара бизнес атнасы»на декабрьдә чакырдым, – дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Киңәшмәдә Катарның Башкортстан белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Фәрхад бән Мөхәммәд Әл-Атыйя сүзләренә караганда, алар Русия белән төрле өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекне җайга салырга планлаштыра, Башкортстан, үз чиратында, Катар өчен стратегик партнер ролен уйнаучы беренче төбәк булырга әзер.
Бу инде Катар дәүләте вәкилләре белән икенче очрашу: октябрь уртасында Уфада визит белән Qatar-Russia Investment and Trade Advisory делегациясе булды. Хәзер инде Башкортстан экспортерлары белән эш башланган, конкрет проектлар белән юл картасы әзерләнә.
Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, республиканың Катар белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү потенциалы бар.
- Өстенлекле бурычларның берсе - Катар белән тышкы сәүдә әйләнешен арттыру. Агросәнәгать комплексы, урман-сәнәгать товарлары, нефть-газ җиһазлары белән тәэмин ителешне арттыру башлангычлары бар, - диде Маргарита Болычева.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте