+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 ноябрь 2020, 11:20

"Газпром" алты тапкыр арттыра

Башкортстан «Газпром» акционерлар җәмгыяте белән алдагы биш елга газ кертүгә килешү төзеде, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстан «Газпром» акционерлар җәмгыяте белән алдагы биш елга газ кертүгә килешү төзеде, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Монополистның республикага инвестицияләр күләме 6 тапкыр диярлек арта һәм 13,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.

"Бу - безнең халык өчен зур ярдәм, газ кермәгән торак пунктлар күп әле. Муниципалитет башлыкларына җир участоклары, эшләрне оештыру буенча үтенечләргә кичекмәстән җавап бирүләрен сорыйм, газүткәргечләр салганда мондый сораулар һәрвакыт туа, без һәрчак ярдәм итәргә тиеш», — диде төбәк Башлыгы.

Фото: башинформ
Читайте нас