2 ноябрьдә Хөкүмәт йортында Премьер-министр Андрей Назаров «Транспорт сәгате» форматында тематик онлайн-киңәшмә үткәрде, анда тармакның кышкы чорга әзерлеге турында фикер алыштылар.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев хәбәр иткәнчә, федераль, төбәк һәм урындагы әһәмияттәге 25 мең километр автомобиль юлларын эксплуатацияләү өчен техниканың 80 проценттан артыгы әзерләнгән инде, бозлавыкка каршы материаллар һәм реагентлар фонды формалаштырылган.
Эш кысаларында шулай ук «Башкиравтодор» предприятиесе карамагындагы филиалларның автомобиль юллары, ком запасы, юл техникасы участоклары тикшерелгән. Моннан тыш, ягулык-майлау материаллары, җиһазлар һәм запас частьләр запасы булдырылган.
Әзерлек эшләренең нәтиҗәләре турында, шулай ук, "Приуралье" учреждениесе башлыгы Азат Илембәтов һәм Уфа хакимияте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радмил Мөслимов хәбәр иттеләр.
- Гомумән алганда, юл тармагы көзге-кышкы чорга әзер, - дип нәтиҗә ясады Алан Марзаев. - Шул ук вакытта, аның тузу дәрәҗәсен киметү һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен техник паркны яңартуны дәвам итү мөһим.
Премьер-министр республика Хөкүмәтенә быел юл техникасын сатып алу өчен 160 миллион сум бүлеп бирү мөмкинлеген карарга кушты.
- Тәэмин итүчеләргә килгәндә, без республика җитештерүчеләре белән эшләргә, материаллар, реагентлар, юл техникасы сатып алырга тиеш. Бу мәсьәләдә бәя генә түгел, логистика да, безнең предприятиеләргә ярдәм итү, салым түләүләре һәм эш урыннары да бик мөһим. Үз ягыбыздан без урындагы производстволарны үстерүгә ярдәм итәргә әзер, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Фото: правительстворб.ру