+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 ноябрь 2020, 06:04

"Газпром" Башкортстанга җитди планнар белән килә

Башкортстан Хөкүмәте һәм "Газпром" җәмгыяте 2021-25 елларга төбәкне газ белән тәэмин итү программасын имзаладылар.

Башкортстан Хөкүмәте һәм "Газпром" җәмгыяте 2021-25 елларга төбәкне газ белән тәэмин итү программасын имзаладылар.

Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм газ компаниясе идарәсе рәисе Алексей Миллер кул куйдылар.

Бу максатларга «Газпром» инвестицияләре якынча 13,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу, алдагы биш елдагы белән чагыштырганда, 5,9 тапкыр күбрәк. Яңа биш еллык программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, "Газпром" Башкортстанның техник яктан мөмкин булган газификациясен тулысынча тәмамлый.

- Газ үткәрү темасы безнең өчен бик мөһим. Мин бөтен республиканы йөреп чыктым, йөзләгән авылда халык белән очраштым. Бөтен җирдә дә кешеләр үз йортларына газ килүен көтә, - диде Радий Хәбиров. – Республика территориясендә «Газпром"ның 19 предприятиесе эшли. Алар белән безнең инвестпроектларны гамәлгә ашыру буенча җитди планнарыбыз бар.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас