Төзегәннең генә киләчәге бар.
Республикада агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча торак төзелеше 9,6 процентка арткан һәм 1,7 миллион квадрат метр тәшкил иткән. Бу күләмдә күпфатирлы йортлар өлеше 510 мең квадрат метр һәм 1,2 миллион квадрат метры шәхси төзелешкә туры килә. 70 процент мәйданнар халык акчалары (кредитлар) исәбенә төзелгән.
Билгеле булуынча, төзелеш — финанс базарындагы хәлләргә карата иң сизгер тармак. Икътисадта ниндидер өзеклек була икән, тәү чиратта, ул төзелештә чагылыш таба. Әлеге коронавирус пандемиясе, икътисади кризис чорында да тармакта өзеклекләр барлыкка килде. Әмма алар Башкортстанның төзелеш тармагында гомум саннарның кимүенә китерде дияргә әлегә нигез юк. Ә Русиядә барлыгы 47,8 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Күрсәткеч, үткән елның шул чорындагы белән чагыштырганда, 2 процентка кимегән.
Торакны файдалануга тапшыру буенча республика Русиянең барлык төбәкләре арасында (Мәскәү өлкәсеннән, Мәскәү шәһәреннән, Краснодар краеннан һәм Татарстаннан кала) бишенче позициядә һәм Идел буе федераль округында икенче урында тора. Федераль округта күбрәк Татарстан төзегән — 2,1 миллион квадрат метр, ә Башкортстаннан кала Түбән Новгород өлкәсендә күрсәткеч —
1 миллион квадрат метр.
Быел республикада торак төзелеше буенча күрсәткечне 2,4 миллион квадрат метр дәрәҗәсенә җиткерү максат итеп куелды. Шушы планлы күрсәткечләргә ирешү өчен Башкортстанда берничә мөһим чара гамәлгә ашырылачак, шул исәптән, ипотека кредитлавын һәркем файдалана алырлык итү һәм “ЖилСтройСбережение” дип аталган төбәк ипотека-тупланма программасы (гражданнар тарафыннан торак төзелеше өчен махсус исәпкә саклык акча туплау, шушы суммага дәүләтнекен өстәү) чараларын киңәйтү. Гражданнарның “ЖилСтройСбережение”дәге айлык түләүләре суммасына республика бюджетыннан 30 процентлы өстәмә түләнә. Әлеге программаның төп асылы — аз керемле гаиләләргә ипотекага фатир сатып алганда беренчел түләүләрне туплау мөмкинлеге бирү. Башкортстанда барлыкка килгән бу ысул ил күләмендә яклау тапты.
— Әйтергә кирәк, республикада төзелеш тармагында динамика начар түгел: без илдә бишенче урында. Төзелешкә салынган һәр сум 10 сумга арта, һәм алар барысы да икътисадка бара. Гомумән, тәзелеш — икътисадны җанландыра, — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тугыз ай йомгаклары буенча фикер алышканда.
Шулай ук, ул якын арада “Шәһәр төзелеше советы”ның беренче утырышын үткәрергә кушты. 19 октябрьдә үткәрелгән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров “Шәһәр төзелеше советы”н оештыру турында белдергән иде. Бу дәүләт органы карамагына торак төзелеше, шәһәр төзелеше концепциясе, мәдәният һәйкәлләрен яклау мәсьәләләре һәм башкалар керәчәк. Әлеге Советны Башкортстан Башлыгы үзе җитәкли.
Хәбәр ителүенчә, Русиянең Төзелеш министрлыгы һәм “ДОМ.РФ” җәмгыяте белән берлектә Башкортстан Республикасында төзелеш тармагына ярдәм итүнең яңа механизмнарын куллану мәсьәләсе эшләнә. Моннан тыш, Русия Хөкүмәте тарафыннан ташламалы ипотека программасының 2021 ел уртасына кадәр озайтылуы торак базары торышына уңай йогынты ясый. Шуны да игътибар үзәгендә тотарга кирәк: Башкортстанда, социаль-икътисади анализ күрсәтүенчә, гамәлдәге бәяләргә (социаль ипотека, банкларның ипотека продуктларын файдаланып һ.б.) 26 процент гаиләләр генә стандарт фатир сатып алу мөмкинлегенә ия. Башкаларның исә керемнәре аз, аларның акчасы ипотека түләрлек түгел. Димәк, фатир сатып алу өчен, процент ставкалары кимү белән бергә, халыкның акчалата кереме артырга тиеш.
Республика Хөкүмәте төзелешне даими игътибар үзәгендә тота. Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, тәзелеш – икътисадны җанландыручы, үсешкә этәргеч бирүче тармак. Белгечләр ассызыклавынча, торгынлыкка дучар булган икътисадны куәтле төзелешләр ярдәмендә (юллар-күперләр, тиз йөрешле магистральләр салу һ.б.) җанландырып була. Моны, мәсәлән, алга киткән илләр тәҗрибәсе исбатлый.
Төзелеш тармагында проблемаларның бетеп торганы юк. Аларны эзмә-эзлекле хәл итеп барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Әлеге вакытта төзелештә бәяләрне киметү, сыйфатны күтәрү чараларын күрү, шәхси торак төзелешенә ярдәм итү өчен инфраструктураны җитезрәк сафка кертү беренчел бурычлардан санала.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.