Өлешчеләр хокукларын яклау буенча федераль фонд катнашлыгында Башкортстанның якынча 1500 мең алданган өлешчесенең хокуклары тергезеләчәк.
Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының Күзәтчелек советы Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә Русиясенең 18 субъектында зыян күргән гражданнарның хокукларын тергезү мәсьәләләрен карады.
Утырыш барышында Башкортстан Республикасында төзелеп бетмәгән объектлар буенча заявкалар каралды, алар: «КилСтройИнвест» - «Миловский парк» торак комплексы, Уфа районы, «ИнвестКапиталСтрой» - «Уфимский Крым» торак комплексы, Иске Кыешкы авылы, Кырмыскалы районы.
- Мин Фондның механизмнары ярдәмендә Русиянең өр-яңа тарихында беренче тапкыр зыян күргән өлешчеләрнең хокукларын тергезергә мөмкинлек бирүче карарлар кабул итүебезгә шат, аларның кайберләре үз фатирларын 10 һәм хәтта 15 ел көтә. Хәзер генә без 97 йорт төзелешенә акча салган 8 000 кеше проблемаларын хәл итә торган карарлар кабул иттек. Алда эшләр күп, әмма күп эшләр башкарылды инде. Без алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл итәрбез дип ышанам, – дип белдерде Марат Хөснуллин.
Шулай итеп, Башкортстан Республикасында 24 объект буенча төзелешне тәмамлау турында карар кабул ителгән. Тагын ике йорт өлешчеләре акчалата компенсацияләр алачак.
Фото: Башинформ агентлыгы