Март башыннан эшсезләр саны җиде тапкыр арткан. 2020 елның сентябрь ахырына Башкортстанда 128 700 эшсез теркәлгән, бу узган елның шушы чорына карата 7 тапкыр күбрәк, дип хәбәр ителә "Башстат" мәгълүматларында. Ел башында мәшгульлек хезмәтендә исәптә нибары 20 400 кеше торган, шуларның 18 300е эшсез булган.
Билгеле булганча, эшсезләрнең 62,3 проценты - хатын-кызлар, 24,2 проценты - 16дан 29 яшькә кадәргеләр. Аларның өчтән беренең (28 процент) эш тәҗрибәсе бөтенләй юк. Шул ук вакытта эшсезләрнең яртысы югары яисә урта махсус белемле.
Вакансияләргә килгәндә, сентябрь ахырында аларның саны 46 800 гә җитте, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 5,5 процентка кимрәк.
Июньдә республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова, Башкортстанда эшсез кешеләр саны 80326дан артып китте, дип белдергән иде. Ул вакытта эшсез дип танылган гражданнарның 35 проценты пандемия нәтиҗәсендә (2020 елның 1 мартыннан соң) эшен югалткан, дип билгеләп үтелде.
Фото:
m24.ru